Мәктәпләргә балаларны кабул итү шартлары үзгәрде
22 сентябрьдән балаларны Россия мәктәпләренә кабул итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. Алар РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланды.
Иң беренче чиратта, бертуган апа-абыйлары шул ук мәктәптә укый торган балалар мәктәпкә керү өстенлегенә ия булачак.
Балаларны мәктәпкә яздыру вакыты да үзгәрде. Әгәр элек ул 1 февральдән булса, хәзер документлар 1 апрельдән 30 июньгә кадәр кабул ителәчәк.
Бала мәктәпкә 6,5 яшьтән соң, әмма 8 яшьтән дә соңга калмыйча керергә хокуклы. Кире очракта ата-анадан гариза һәм мәктәптән рөхсәт таләп ителәчәк.
Чыганак: shahrikazan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа