Ватанга хезмәттә. Армиягә мин әзер
Бөтен республикадагы кебек үк, Әлмәттә дә 1 октябрьдән чакырылыш кампаниясе башланып китте.
Арина Сафина
Быел Ватан алдындагы бурычларын үтәргә 1993-2002 елларда туган, армиядә хезмәт итү вакытын кичектерү яки аннан бөтенләй азат итү өчен сәбәпләре булмаган яшьләр алыначак. Хәрби комиссариат бу юнәлештә әле 31 декабрьгә кадәр эш алып барачак. Безнең районда 170 тән артык кеше повестка алган инде, хезмәт итү урыннарына тәүге озату 15 октябрьдә булачак.
Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары, полковник Ришат Сабиров язгы чакырылышның катлаулы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле чикләүләр шартларында узуын хәбәр итте. Хәзер дә эш шул ук кагыйдәләр буенча бара. Хәрби комиссариатка керү урынында медицина постлары оештырылган, армиягә чакырылучы һәр егет термометрия, кулларын санитар эшкәртү уза, бер тапкыр кулланыла торган битлек сатып ала. Комиссариат хезмәткәрләре дә индивидуаль саклану чараларында эшли. Булачак хәрби хезмәткәрләр бирегә график нигезендә киләләр. Җыелу пунктына озату алдыннан һәм анда барып җиткәч тә, барлык призывниклар яңа коронавирус инфекциясе булу-булмауга тест тапшыра.
Узган еллардагы кебек үк, егетләрне Иваново шәһәре һәм Самара өлкәсенең шефлыкка алынган хәрби частьларына, фәнни роталарга, президент полкына һәм башка бик күп урыннарга озатачаклар. Шулай ук хезмәт итү урыны турында карар кабул иткәндә призывникларның үзләренең дә теләге исәпкә алыначак, әмма барысы да яраклылык категориясенә бәйле булачак. Утырышта чакырылыш комиссиясе әгъзалары егетләрнең киләчәк язмышын тавыш бирү юлы белән хәл итәчәк.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсе - Амаль Бибарсов сөйләвенә караганда, повестка алганнан соң, егетләр билгеләнгән вакытка хәрби комиссариатка медицина комиссиясе узу өчен килә. Аларга бланклар һәм тикшерелү үтәргә тиешле табибларның исемлеге бирелә. Кирәкле белгечләр шул ук бинада эшли. Соңыннан егетләргә шәһәр шифаханәләрендә анализлар тапшыруга юлламалар бирелә. Булачак хәрби хезмәткәрләр шулай ук әхлакый тотрыклылык, штаттан тыш хәлләргә психологик яктан әзер булу, башка ихтыяри сыйфатларын тикшерү өчен психологик тестлар уза. Нәтиҗәләр хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә кешенең нинди гаскәрләргә яраклы булуын аңларга ярдәм итәчәк.
Мондый тестларда 200 гә якын сорау бар, шул исәптән яшьләрнең дингә карашын һәм хезмәт иткәндә дин белән бәйле махсус шартлар тудырылу зарурлыгын ачыклый торганнары да. Моннан тыш, егетләргә төрле хәлләр килеп чыкканда теге яки бу ысул белән алардан чыгу юлларын табу яки аларны ничек хәл итәргә кирәклеге хакында тасвирламалар да бирелә.
Амаль Бибарсов билгеләп үткәнчә, ул армиядән качып калу турында уйлап та карамаган һәм физик яктан да, мораль яктан да моңа әзер.
- Хәрби самбо һәм йөзү белән шөгыльләнәм. Өлкәннәр разрядларым һәм ярышлардан бүләкләрем бар. Моннан тыш, ДОСААФ автомәктәбендә укып чыктым, хәрби машина йөртүче-камазист белгечлеге алдым. Хәрби спецназ яки махсус билгеләнештәге хәрби көчләр кебек элиталы гаскәрләргә эләгәсем килә. Балачактан шунда хезмәт итәргә хыялландым һәм бәлки киләчәктә дә бу өлкәдә контракт буенча эшләрмен. Дөрес, элита сафларына керү өчен тиешле сәламәтлек төркеме кирәк, мин бераз гына аңа туры килмим әле, әмма бу миңа комачауламас дип өметләнәм, - дип ассызыклады егет.
Айнур Гыйләҗев әтисе үрнәгендә хәрби-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә тели һәм моңа тырышып әзерләнгән.
- Хәрби комиссариат ярдәме белән мин Әлмәт ДОСААФ автомәктәбендә хәрби шоферлыкның хәрби-учет белгечлегенә укыдым. Аннан соң миңа Куркачи бистәсендә аэродромдагы җыеннарда катнашырга һәм парашютчы-шоферга укырга тәкъдим иттеләр. Анда мин парашют белән эш итәргә, килеп туган штаттан тыш һәм авария хәлләрендә нинди чаралар күрергә кирәклегенә өйрәндем, 900 метр биеклектән ике тапкыр мөстәкыйль рәвештә сикердем һәм тельняшкага лаек булдым. Соңгысы иң шатлыклы мизгел булды.
Армиягә барасым килә, чөнки мәктәптәге, югары уку йортындагы патриотик тәрбия мине бу адымга тиешенчә әзерләде. Конституциядә язылганча, армиядә хезмәт итү - ул һәр Россия Федерациясе гражданының бурычы һәм вазифасы, - дип билгеләп үтте Айнур.
Ришат Сабиров чакырылыш комиссиясенең армиядә хезмәт итү вакытын кичектерү яки бөтенләйгә аннан азат итү турында карарны бары тик утырышта гына кабул итә алуына ачыклык кертте. Ә моның өчен яшьләр кирәкле документлар белән хәрби комиссариатка килергә тиеш. Шулай булмаган очракта 27 яшь тулганнан соң призывникка карата хәрби бурычын үтәүдән законсыз рәвештә читләшүе турында заключение чыгарыла һәм белешмә бирелә. Әлеге документ нигезендә яшь кеше 10 ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә эшли алмый. 2014 елның 1 гыйнварыннан башлап мондый белешмә 254 кешегә бирелгән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа