Авыл җирлекләрен үстерү өчен федераль бюджеттан 954 млн сум биреләчәк
кысаларында Татарстан федераль бюджеттан 954 млн сум чамасы акча алачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Агымдагы елда «Татарстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәме белән 953,9 млн сум күләмендә федераль акчаларны җәлеп итеп, 9 чараны гамәлгә ашыру ниятләнә.
Инженерлык инфраструктурасы объектларының 12 сендә инде эшләр бара, ә 6 объектта әзерлек эшләре башланып киткән.
137 торак йорт торак шартларын яхшырту чаралары буенча төзелеп килә. Моннан тыш, 1 декабрьгә кадәр торак яллау шартнамәсе буенча бирелә торган 122 йортны төзеп бетерү планлаштырыла.
Шулай ук әлеге дәүләт программасы буенча 132 проектны эшләтә башлау планлаштырыла.
Фото:Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа