Әлмәттә чикләүләр режимын бозу очракларын ачыклау буенча рейдлар уза
Әлмәт акрынлап үзизоляция режимыннан чыга башлады, һәм 12 майдан өйдән чыгу өчен смс-рөхсәт алуларның, эш бирүче тарафыннан бирелә торган белешмәләрнең кирәге калмады.
Әмма шушы ук көннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән яңа коронавирус инфекциясенең таралуын тоткарларга тиешле яңа кагыйдәләрне үтәү мәҗбүригә әйләнде. Атап әйткәндә, бу җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткалар киеп йөрүгә кагыла.
Кызганычка каршы, мондый чикләү чараларының мөһимлеген барлык әлмәтлеләр дә аңлап бетерми. Бу полиция хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелүче тоталь рейдлар барышында ачыкланды. Хокук саклаучылар хәзер көн саен азык-төлек кибетләрен, даруханәләрне, кредит оешмаларын, балалар һәм спорт мәйданчыкларын күзәтеп, җәмәгать транспорты пассажирларын тикшереп йөриләр.
Соңгы ике айда РФ Административ хокук бозулар кодексының «Гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаган вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү» өчен җаваплылыкны күздә тоткан 20.6.1 маддәсе нигезендә 1600 дән артык административ беркетмә төзелгән, әмма коронавирустан саклану буенча гади генә чараларны үтәмәүчеләр барыбер җитәрлек әле.
Күпчелек очракта рейдларда катнашучылар карар чыгу белән тикшерүләр башлану арасында вакыт аз үтү сәбәпле кешеләрнең хокук бозуларга баруын аңлыйлар. Шуңа күрә полицейскийлар еш кына профилактик әңгәмәләр үткәрү һәм кисәтү ясау белән чикләнә. Әйтик, кибетләрдә һәм даруханәләрдә күп кенә гражданнар перчаткалардан булмауларын түләү өчен телефонны ачып җибәрә алмаулары, онытучанлыклары һәм гадәткә күнегеп җитмәүләре белән аңлатырга тырыша. Кемдер нәкъ менә перчаткалар алу өчен кибеткә килүен әйтә.
Арада, әлбәттә, яңа кагыйдәләргә кискен рәвештә тискәре караучылар да очрый. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән бәхәстә алар төп дәлил итеп «илдә гадәттән тыш хәл режимы булмауны» китерә. Бер гражданин: «Мин кагыйдәләрне үтәмәячәкмен, чөнки аларны законсыз дип саныйм», - дип белдерде. Башкалар кагыйдә бозуларын бернәрсәгә дә тотынмаулары, хәтта троллейбуста да бер кешегә дә якын килмәүләре белән аңлаталар.
Андыйларга полицейскийлар саклану чараларының иң беренче чиратта кешеләргә - үзләренә һәм якыннарына авыру йоктырудан саклану өчен кирәклеген аңлатып карый, ТР Министрлар Кабинеты карарын күрсәтеп, аны тәфсилләп аңлата. Алга таба кагыйдә бозулар кабатланмасын өчен беркетмә төзиләр һәм алар Әлмәт шәһәр судына юллана. Судта эшне караганнан соң кабул ителгән карар нигезендә штраф салына. Кагыйдә бозган өчен штраф күләме 1 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр булырга мөмкин.
Арина Сафина
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа