Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

31 декабрьдә татарстанлылар ял итәчәк

Тиешле күрсәтмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. Бу хакта республика башлыгы матбугат сәркатибе Лилия Галимова хәбәр итте.

Документ нигезендә, 31 декабрьдәге эш көне шимбә, 26 сына күчерелә.


"Сүз Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләнгән һәм азат булган ТР дәүләт вазифаларын биләүче затлар, шулай ук ТР дәүләт хакимиятенең башкарма органнарында дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларын һәм башка вазифаларны биләүче затлар турында бара", - дип аңлатты Галимова.


Муниципалитетларга һәм республика башкарма хакимиятенә кермәгән дәүләт органнарына, башка оешмаларга тиешле эш графигын кабул итәргә тәкъдим ителде.
Эш көне вакытны рациональ оештыру максатларында күчерелде, 31 декабрь - ул гадәти бәйрәм көне, Яңа елга әзерләнү һәм гаилә белән вакытны үткәрү мөмкинлеге, диде Лилия Галимова.


Татарстан 31 декабрь ял көне дип игълан ителгән алтынчы төбәк булды. Шундый ук карар Белгород, Курск һәм Владимир өлкәләрендә, Кырым һәм Ставрополь краенда кабул ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса