Татарстанда 400 дән артык IT-компания дәүләт ярдәменә дәгъва итә алачак
«Цифровая экономика» илкүләм проекты кысаларында РФ Хөкүмәте Россия эшләнмәләренә 20 млрд.сум бүлеп бирәчәк.
«Республиканың 400 дән артык компаниясе. Бер үк вакытта стартапларга да ярдәм итәчәкләре күрсәтелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында стартаплар өчен уңай шартлар тудырылган инде, һәм аларның саны даими рәвештә арта, шуңа күрә аларны санау бик кыен. Сайлап алуның төгәл критерийлары билгеләнүгә, командалар белән төзелгән коммуникацияләр системасы безгә дәүләт ярдәме таләп ителә торган стартапларның санын оператив рәвештә аңларга мөмкинлек бирәчәк", - дип сөйләде ТР финанслар министры урынбасары Радик Гисмятов.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, хәзер үк хакатоннар кысаларында стартапларның саны шактый зур булуы сизелә. Барлык мондый фирмаларга дәүләт ярдәме кирәк. Шундый новатор компанияләре дә бар, алар инвесторлар өчен җитәрлек дәрәҗәдә кызыклы.
Ул искә төшергәнчә, «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте 2024 елга кадәр программа продуктларын эшләүче Россия компанияләренә якынча 20 млрд.сум бүлеп бирәчәк. Компанияләр елына 250 млн. сумга кадәр акча ала алачак, әмма үз чыгымнарының 50%ыннан да артык түгел. Шулай ук яңа продуктлар прототипларын эшләүгә һәм аларны базарга чыгаруга стартапларга грантлар бирү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа