“Алтын алмалар турында әкиятләр” паблик-арт программасы экскурсияләргә чакыра
5, 6 декабрь көннәрендә әлмәтлеләрне бушлай экскурсиягә чакыралар.
5 декабрь - 12:00
Уругвай, Испания, Италия рәссамнарының Әлмәт турындагы фикерләрен беләчәксез. Украина рәссамы диптихында Әлмәт тарихы ничек чагылганын әкиятләр буенча гид Альбина Нургалиева сөйләячәк. Экскурсия беренче бистәдәге мураллар буенча узачак. Очрашу урыны: “Госпожа Гусыня: традиция и свобода” муралы (Герцен ур., 90).
Теркәлү узу өчен сылтама https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/14
6 декабрь - 18: 00
Кичке экскурсияләрне барысы да яратты. Гирляндалар астында йөрү әлмәтлеләргә генә түгел, шәһәребез кунакларына да ошаган. Узган атнада анда Уфадан кунаклар катнашкан. Бу якшәмбедә кабат кичке Әлмәт буенча сәяхәт оештырылачак. Әкиятләр буенча гид Алсу Әмирова “Келәм” инсталляциясе, “Нокта” лазер объекты һәм “Кояшлы факел” буенча экскурсия үткәрәчәк.
Очрашу урыны: “Келәм” (ЦРБ) яктылык инсталляциясе.
Теркәлү узу өчен сылтама https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/14
“Алтын алмалар турында әкиятләр“ "Татнефть" компаниясе инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа