Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм чарасы узды

«Игелек бүләк ит» фонды волонтерлары үзенчәлекле балаларны сөендерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмый. Мондый фестивальне алар унынчы ел рәттән үткәрәләр. Быел уздырылган фестиваль ике өлештән торган.

Бер ай элек «Минем Әлмәт» темасына рәсем һәм кул эшләре конкурсы игълан ителгән. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үзләрен чын рәссамнар итеп тою мөмкинлеге туган. Оештыручылар барлыгы 268 эш алган. Алар барысы да күргәзмәдә тәкъдим ителгән.


Һәр катнашучы бүләк алган. Бүләкләрне шәһәр эшмәкәрләре һәм меценатлар җыйган.
Күргәзмә фестивальнең беренче өлеше булса, аның икенче өлеше Әлмәт мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәп территориясендә узган. Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, театральләштерелгән тамаша урамда үткәрелгән. Уку йортындагы балалар, тәрәзәләрдән карап, бәйрәмне күзәткәннәр.
«Легкие крылья» урам театры кечкенә тамашачыларга бәйрәм күрсәтеп, үзенең кышкы сезонын ачкан.


«Радужка» курчак театры артистлары, төрле әкият, мультфильмнар персонажлары булып киенгән Әлмәт музыка көллияте студентлары балаларны елмаерга мәҗбүр иткән. Бәйрәмдә Кыш Бабай белән Кар кызы да булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса