Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда балалар матбугатына онлайн язылырга мөмкин

2021 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында балалар өчен татар газеталарына һәм журналларына ихтыяҗ арткан.

"Татмедиа"ның “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” журналлары, “Көмеш кыңгырау” газетасы кебек басмаларына сорауның зур икәнен хәбәр итәләр почта бүлекчәләрендә.
“Татмедиа” сайты аша онлайн-язылучылар саны да арткан (tatmedia.ru/podpiska).


Татарстанда төрле яшьтәге балалар өчен газета-журналлар чыгарыла. 0+ категориясендә - “Салават күпере” журналы, 6+ - “Сабантуй” журналы һәм “Көмеш кыңгырау” газетасы, яшүсмерләр өчен “Ялкын” журналы. Бу басмаларның тиражлары арта.

Әлеге газета һәм журналларның баш мөхәррирләре әйтүенчә, басмалар мультимедиа форматында чыга, ягъни һәр номерда, кәгазьдәге мәгълүматтан тыш, QR-кодлар да бар. Балалар алар буенча видеороликлар һәм уеннар белән таныша, татар мультфильмнарын һәм әкиятләрен карый, иҗади остаханәләрдә катнаша ала. Мәсәлән, “Салават күпере” журналы һәр әбүнәчегә рәсем ясау буенча онлайн-дәресләрдә катнашу мөмкинлеге бирә.


13 декабрьгә кадәр бу басмаларга 13% ташлама белән язылырга була.


Балалар басмаларына Татарстан халкы гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә языла ала. “Татмедиа” басмаларына podpiska.pochta.ru сайтында да язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса