Германия Татарстанга 330 миллион сум акча инвестицияләгән
Тугыз ай эчендә Татарстанга инвестицияләү буенча Германия Төркияне узып киткән.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында республикага инвестицияләр кертүче алдынгы илләрне атады. Мәгълүмат быелның тугыз ае өчен алынган.
«Төркия белән безнең арада гадәттәгечә яхшы мөнәсәбәтләр саклана. Без алар белән күптәннән һәм тыгыз эшлибез. Төрек компанияләре капиталны Татарстаннан чыгармый, аны янәдән керем алуга инвестицияли. Безнең өчен бу кыйммәт факт», — дип ассызыклады Миңнуллина.
Миңнуллина әйтүенчә, быел Германия дә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. Германия якынча 330 миллион сум акча инвестицияләгән.
Алдынгылар рәтендә Төркия, Нидерланды, Финляндия һәм Германия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа