Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган көнең белән, галош!

Беренче галошлар сатуда 1831 елның февралендә Бостонда барлыкка килә.

Нигездә аларны англичаннар уйлап тапкан дисәләр дә, Россиядә бу аяк киеме киң танылу алды.

Хәзерге вакытта да галош үзенең популярлыгын югалтмый. Бүген дә аяктан төшмәгән галошның тарихы шактый тирәндә.

БЕРЕНЧЕ РЕЗИН ФАБРИКАСЫ. Гамбург сәүдәгәре Фердинанд Краузкопф берничә рус сәүдәгәре белән бергә Санкт-Петербургта 1859 елның җәендә галошлар фабрикасын оештыра. 1860 елның җәендә Россиядә беренче резин фабрикасы эшли башлый: октябрьдә көненә мең пар галош чыгарыла.

ХАЛЫК АЯК КИЕМЕ. Аяк киеме өчен тышлыклар XIX гасырда резин сәнәгатенең төп продукциясе булган. Галошларның төп сатып алучылары исә шәһәр халкы. Ул ял костюмының бер өлеше булып тора. Затлы аяк киемнәре юешләнмәсен, пычранмасын өчен түрәләр һәм сәүдәгәрләр галошны аяк киеменең өстеннән кидереп куйганнар. Аларны еш кына һава торышы таләп итмәгәндә дә кигәннәр.

КЫЗЫЛ ЭЧЛЕ ГАЛОШЛАР. Бераздан кызыл төстәге җылы байка белән кышкы галошлар барлыкка килә. Алар йомшак, җылы. Нәкъ менә шундый галошлар россиялеләрнең күп кенә буыннары хәтерендә мәңге калды. Бүген исә ир-атлар, хатын-кызлар, балалар өчен төрле галошлар бар.

СОВЕТ ГАЛОШЛАРЫ. Революцион тетрәнүләрдән соң 1921 елда Петербургның «Треугольник», аннан соң Мәскәүнең «Большевик» заводында җитештерелә башлый. Аларга ихтыяҗ зур була, товар шунда ук тарала. Мәскәү галошларының реклама нигезендә совет конструктив дизайны тарихында мәңгегә кала торган илнең иң яхшы иҗади көчләре – Маяковский һәм Родченко плакатлары тора. 1970 еллардан башлап СССРда кызыл эчле галошлар акрынлап модадан чыга башлый.

СССР галошлары турында – аларны күп җитештергәннәр, әмма алар беркемгә дә кирәк түгел иде, дигән иде Владимир Путин. Ялгышты. Кирәк. СССР юк, ә менә галошлар әле хәзер дә исән-сау һәм популярлыгын югалтмаган.

 

Лилия НАСЫЙБУЛЛИНА

Авыл җирендә иң уңайлы аяк киеме ул галош. Тузан кертми, су үткәрми. Ишегалдында, бакча тирәсендә күпчелек шуны киям. Галош кию, минемчә, дәрәҗәне төшерми. Тик шулай да өй тирәсендәрәк кенә кияргә тырышам. Якын җиргә дә галош белән йөгереп барып килергә була. Хәзер бит әллә нинди матур, чәчәклеләре бар.

Лидия СТАРШИНИНА

Кечкенә чакта ул безнең көндәлек аяк киеме иде. Минем китапта йон оекбаштан галош киеп төшкән фоторәсемем дә бар. Кызыл эчле ул галошны без татар галошы дип атый идек. Әти-әни дә читек өстеннән галош кияләр иде. Минем өйдә әле хәзер дә бар кызыл эчле тирән галош. Әнием истәлеге булып тора. Тиз генә чүп чыгарганда кайвакыт шуны гына киям.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса