Чыгып китте - кайтмады...
3 февраль – халыкара хәбәрсез югалганнар көне буларак билгеләнеп уза. Ел саен планетабызда йөзәр меңләгән кеше билгесез язмышка дучар була. Кешеләр кая югала?
Россиядә әлеге сан 70 меңгә кадәр җиткән. Иң күбе – ир-атлар югала. Хәтерләрен җуйган өлкән яшьтәгеләр, психик авырулары булганнар йортларыннан чыгып китеп, билгесезлеккә юл ала.
Кагыйдә буларак, кешеләрнең сәбәпсез югалуы яз һәм көз айларына туры килә. Медиклар фаразлавынча, бу психик авыруларның иң кискенләшкән чоры. Әлбәттә, югалучылар арасында, туганнары, якыннары белән сүзгә килеп, яки акча бурычларыннан качып чыгып китүчеләр дә байтак. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыгып, хәтерләрен һәм фикерләү сәләтен югалтканнар, хәмер эчүгә бирелеп, наркотиклар куллану белән мавыгып киткәннәр дә яши җир йөзендә. Алар бу дөньядан ваз кичеп, үз дөньясы белән яшәүчеләр. Хәбәрсез югалганнарның күбесе бер айдан яки берничә елдан соң исән-имин килеш табыла.
Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматлары буенча, югалучыларның күп өлеше (80 %) — читкә эш эзләп чыгып китүчеләр. Кызганыч, әмма аларның күбесенең өметләре акланмый. Шуңа күрә дә алар якыннарына сәлам юлларга ашыкмый. Ә өйдә калганнар борчыла, җаннарына урын таба алмый, полицияне аякка бастыра.
Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә югалган гражданнарны эзләү тәртибе турында сөйләделәр.
Хәер, элеккегедән аермалы буларак, кеше югалганнан соң билгеле бер вакыт аралыгы көтеп тору юк - полиция хезмәткәрләре бу турыда хәбәр кабул итү белән эзләү эшләренә керешәләр. Югалган кеше ун көн эчендә табылганда бу очрак буенча эш кузгатылмый. Табылмый икән – полиция Россиянең барлык субъектларны да үз эченә алган мәгълүмати үзәкләр аша киңәйтелгән эзләү эшләренә керешә.
Балигъ булмаганнарның югалу очраклары еш була. Белгечләр әйтүенчә, баланы өеннән чыгып китәргә гаиләнең имин булмавы, әти-әниләр, дуслар арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыгу, контроль җитмәү, ятимлек, баланың психик яктан тайпылышы, кырын эшләр белән мавыгуы да этәрә. Кайберләре әти-әниләренә үпкәләп, телефоннарын сүндереп куя. Кагыйдә буларак, үсмерләр ике-өч көннән табыла.
Гражданнарга, хокук саклау органнарына кеше югалу турында хәбәр иткәннән соң да, шәхси эзләүләрен туктатмаска киңәш ителә. Иң кыйммәтле вакыт – кешенең беренче югалган көне. Нәкъ менә шушы вакытта волонтерларга һәм “Лиза Алерт” эзләнү отрядына 8-800-700-54-52 ( шалтырату РФ территориясе буенча бушлай) мөрәҗәгать итү зарур. Волонтерлар хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматны бик оператив рәвештә Интернет челтәре аша халыкка җиткерәләр һәм югалган кеше яшәгән территориядә эзләнү чараларын башлап җибәрәләр.
Бүгенге көндә республика буенча 200 гә якын кеше хәбәрсез югалучылар исемлегендә, Әлмәт буенча – 16 кеше. 2020 елда 50 ләп кеше табылган. Югалган кешеләрне эзләү, гомумән, 10 ел дәвам итә, шушы вакыт аралыгыннан соң, эшләр ябыла.
Тормышта төрле хәлләр була. Күңел төшенкелегенә бирелеп, яшәү мәгънәсен югалткан сукбайлар һәм җинаять корбаннары хәбәрсез югалганнар исемлегендә еш очрый. Шәһәребездә узган елны булган вакыйгаларның берсен мисал итеп китерергә мөмкин. Полициянең дежур бүлегенә шалтыратып бер ханым дус кызының инде күптән элемтәгә чыкмавы, фатир ишегенең дә бикле булуы турында хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре ишекне ачып керәләр һәм мәеткә юлыгалар – җинаять эше кузгатыла.
Кышкы салкыннарда югалган психик авырулары булганнарны, хәтерләрен җуйган өлкәннәрне эзләү күпчелек аянычлы нәтиҗә бирә, дип кисәтә хокук саклаучылар. Шуңа күрә дә, Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге андый аянычлы хәлләрне алдан кисәтү йөзеннән, шундый туганнары һәм якыннары булганнарга аеруча игътибарлы булырга, аларны һәрдаим контрольдә тотарга кирәклеген искәртеп тора.
Югалган кешеләре булган гаиләләр өметләрен өзмәсеннәр, ышанычларын югалтмасыннар, эзләү эшләре дәвам итә, дип ышандырып кала полиция хезмәткәрләре. Шулай гына була күрсен.
АЛДАН НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА? Өлкән яшьтәгеләр, авырулар һәм кечкенә балалар – аеруча игътибар һәм кайгырту сорый торган категория. Югалган очракта аларның күбесе үзенең исем-фамилиясен, торган урынын хәтерләми. Шуңа күрә дә полиция балаларның һәм әби-бабайларның кесәләренә йорт адресы һәм телефон язылган визиткаларны салырга киңәш итә. Хроник авырулары булганнарның кесәсенә чиренең төре язылган карточканы салып кую да зарур. Баланы урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтегез – сабый үзенең исем-фамилиясен, адресын ятласын, дип искәртә хокук саклаучылар.
Югалды: нишләргә?
Якын кешегез югалган очракта яшәү урыны буенча эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бу турыда барлык документлар белән дежур бүлеккә үзегез килеп яки 02 телефоны аша хәбәр итә аласыз.
Югалган кеше турында түбәндәгеләрне хәбәр итү зарур:
- үзенчәлекле билгеләрен (татуировкалар, миңнәр, физик кимчелекләр, теш протезлары, хроник авырулар һәм башкалар).
- кием-салымын һәм үзе белән булган барлык әйберләрен: (сумка, күзлек, сәгать, телефон, документлар һәм башкалар) .
Югалган кешенең соңгы вакытта аралашкан кешеләре турында мәгълүмат бирү зарур. Шунысы мөһим, полиция хезмәткәрләре һәркемгә дә документларын һәрчак үзләре белән йөртергә киңәш бирә – бу бәлага юлыккан кешенең шәхесен тизрәк ачыкларга мөмкинлек бирә.
Якыннарыгызның кемнәр белән аралашуы белән даими кызыксынып торыгыз, аларның телефоннарын алыгыз. Балаларыгызга таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә яраманлыгын төшендерегез.
Якыннарыгызның тормышы белән һәрдаим кызыксынып, үзара тыгыз элемтәдә булып, еш аралашып торыгыз. Гаиләгездәге һәрбер кешенең кая баруын һәм нинди максат белән чыгып китүен хәбәр итүне кагыйдә итеп алыгыз.
( ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тәкъдимнәре)
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа