Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйтелмәгән сүзем, язылмаган хатым...

Исәнме, минем бәгырькәем, бердәнберем, минем әнкәем!

Әнкәй, мин сине шулкадәр сагындым. Вакыт-вакыт урамга чыгып кычкырасым килә.

Мин беләм, бу тапшырылмаган хатым булып калачак. Ләкин миңа никтер син күрерсең, укырсың кебек. Син бит әнкәй. Син белмичә калмассың.

Автобустан төшәм дә, өмет тулы күзләремне син басып көтеп торган күрше Гайни апаларның койма почмагына текәп, йөгерә-атлый сиңа барам. Тик син, никтер, чыкмагансың. Йөгереп ишегалдына керәм. Әнкәй, синең яраткан чәчәкләрең яныннан үтәм. Син аларны сыйпап, алар белән сөйләшә идең. Өйгә керәм. «Әнкәй, мин кайттым», дим. Тик, тынлыктан башка бер җавап та ишетмим. Борынга тәмле ипи исләре килгән кебек булды. Синең сыйларыңнан сыгылып торган өстәлгә күзем төште, ул да буш. Һаман өметемне өзмичә эчке якка атладым. Бәлки син мине көтә-көтә арып, шунда ятып торасың күк тоелды. Кинәт, әнкәй мине күреп хәзер кайтып керер дип, чәй куйдым, табын әзерләдем. Сине көттем, әнкәй. Ә син кайтмыйсың да кайтмыйсың. Кайчандыр син минем кайтуымны шулай көтеп утыра идең. Ә минем, дөнья мәшәкатьләренә уралып, кайта алмаган чакларым да булды. Гафу ит мине, әнкәй! Шушы хатым аша синнән гафу сорыйм. Эшли алмый калган изгелекләрем, әйтми калган матур сүзләрем, вакытында кайта алмауларым өчен кичер мине.

Әнкәй, инде син күрми калган оныкларың үсеп килә, мин инде хәзер үзем әби. Миңа һаман да син җитмисең. Мин һаман сине көтәм. Кайтмасыңны белгән хәлдә һаман көтәм. Ә ягымлы елмайган күз-ләрең миңа карап торалар. Җылы кулларың «Кайттыңмы, кызым?» дип, йомшак кына җилкәмнән сөя кебек.

Сине сагынып, кызың Ландыш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Редакциябезгә килгән әлеге хат күңелләрне якты сагышка салып, татлы үткәннәргә, әниле чакларга алып китте. Бугазга төер утырды, ирексездән күзләргә яшь килде. Җанның бер җире әрнеп-әрнеп сыкрый башлады.

Җиргә яңадан яз килде. Ак карларга, салкын җилләргә карамый, күңел яз ди. Күкләр биегәеп, зәңгәрләнеп киткән кебек. Кояш та ягымлырак елмая.

Хәтта чыпчыклар да чыркылдамый, ә сайрыйлар. Менә, 2-3 көннән чәчәк кибетләрендә, ювелир салоннарында, зур сәүдә үзәкләрендә, базарларда ыгы-зыгы башланыр. Әниләренә, хатыннарына, кызларына, апа-сеңелләренә бүләк эзләп йөгерешер халык. Никадәр назлы сүзләр әйтелер. Әнә, бер кечкенә кызчык, сикергәли-сикергәли, әнисенә нидер сөйләде дә, аякларыннан кочып алды. Янәшәмнән генә карт әнисен култыклап, аңа иелеп нидер сөйли-сөйли, бер ир узып китте. Улының нык кулларына ышанган ананың йөзендә кояш уйный иде.

Килешәсездер, язның тәүге бәйрәме бик күпләр өчен Әниләр бәйрәме буларак кадерле. Зәңгәр күктә кояш елмая, түбәләрдән тамчылар тама. Яшисе килә. Әниләр булганда да шулай бит: шатлык та артып китә, борчу-мәшәкатьләр дә җиңелрәк уза кебек. Аның янында бер утырып сөйләшә-сөйләшә чәй эчү генә дә ни тора!

Һәм бервакыт шундый көн килә, авыз тутырып, кинәнеп «Әни» дип дәшәр кешең булмый. Гадәт буенча, ял-гышып, телефоннан «әни» дип язылган төймәгә басканыңны сизми дә каласың. Тик трубканың теге ягыннан «Нихәл улым, хәлләрең ничек, кызым» дип берәү дә дәшми. Балам кайткан дип, берәү дә каршы чыкмый, иңнәреңнән сөйми... Синең телеңдә «олавы белән» матур сүзләр була. Тик әйтергә әниләр генә булмый. Никадәрле әйтелми калган сүз... Хатлар язардай буласың, адреслары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса