Әлмәттә булачак әниләр белән юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр
Шәһәрнең хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр өчен әңгәмә үткәрделәр.
«Язгы каникуллар» профилактик чарасы кысаларында булачак әниләр белән юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча ЮХИДИ инспекторы Илгизә Курамшина профилактик әңгәмә үткәрде. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм балаларны транспорт чараларында йөртү кагыйдәләрен белү, үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлатты, балаларны тотып тору җайланмасын ничек дөрес сайларга һәм ни өчен беренче көннәрдән үк баланы махсус креслода йөртергә кирәклеген аңлатты.
Ул шулай ук коляскалар һәм чаналар белән юл аркылы чыгу кагыйдәләре турында искә төшерде. Ул булачак әниләргә өске киемнәрдәге яктылык кайтаручы элементларның кирәклеген аңлатты. Алар ярдәмендә җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында яки һава торышы начар булганда юлларда күренәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа