Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аппарат хезмәткәрләре татарча өйрәнә

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының өченче ае үтеп бара.

Ел башында Әлмәт хакимиятендә узган тәүге сөйләшү вакытында беренче һәм төпле гамәли эш итеп хакимият хезмәткәрләре өчен татар теле курслары оештырырга кирәк диелгән иде. 25 февраль көнне КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында шундый курслар эшли башлады. Алар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең матди ярдәме белән оештырылган. Бу хакта һөнәри үсеш һәм өстәмә белем бирү җитәкчесе Илдания Низамбиева хәбәр итте.

Әлмәт муниципаль районы хакимияте хезмәткәрләре дә әлеге программа ниге-зендә онлайн форматта белем алалар. Программа башлап өйрәнүчеләр һәм белү дәрәҗәсен камил-ләштерүчеләр өчен төзелгән. Әлмәтлеләр төркеменең эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессының урындагы бүлекчә җитәкчесе Ландыш Зарипова җаваплы. Төркемгә дәресләрне КФУ-ның Алабуга филиалы доценты Фәридә Габидуллина бирә. Аның әйтүенчә, төркемдә 22 кеше язылган һәм бик теләп дәресләрне тыңлыйлар, актив катнашалар. Хәтта машинада барганда да дәрес тыңлаучылар барлыгын әйтте доцент. Тик, ни кызганыч, татар теле курсларына татарча аңлый, тик сөйләшми торган татарлар гына язылган. Төркемдә бер генә рус милләтеннән булган кеше дә юк, диде Фәридә ханым. Ни хикмәт, әлеге исемлектә бер генә ир-ат. Аппараттагы бөтен җитәкче ир-егетләр һәм рус милләтеннән булган ханымнар татар телен «су урынына эчә», димәк. Бу бик куанычлы хәл. Әллә инде татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүне кирәк дип тапмадылармы? Юк, беләләрдер. Телләр турындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов үзе килеп тикшерәм диде бит.

Илдания Низамбиева план нигезендә апрель аенда укытулар тере форматта булачагын хәбәр итте.

Дәресләр май ахырына кадәр барачак. Курслар тәмамлаган җитәкчеләр татар телендә сөйләшә алырлык дәрәҗәгә җитәрләр дип өметләнәбез. Укулар тест форматында имтихан бирү белән тәмамлана һәм КФУ сертификаты тапшырыла.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса