Әлмәтлеләрне 2020 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тутыру мәсьәләсе буенча вебинарга чакыралар
Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
8 апрельдә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсе “2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (3-НДФЛ формасы). Милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырмаганда салым контроле” темасына мәгълүмати вебинарга чакыра.
Вебинар спикеры - Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан республикасы буенча идарәсенең 3 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Сергеева Ирина Евгеньевна.
Вебинар кысаларында каралучы тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/36629829/8417857
Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча һәм ачылган биттә “Катнашырга” дип басарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа