Әлмәттә булачак машина йөртүчеләр белән юлларда куркынычсызлык темасына әңгәмә үткәрделәр
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының алтынчы глобаль атнасы һәм «Игътибар-балалар» чарасы кысаларында «СТАРТ» автомәктәбе укучылары белән әңгәмә узды.
ЮХИДИ инспекторы Илгизә Курамшина Әлмәт районы буенча юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре белән таныштырды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган вакытта юл-транспорт һәлакәтләренең нәтиҗәләре турында сөйләде, gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре бердәм порталының өстенлекләре турында искә төшерде. Чарад катнашучыларга тематик видеороликлар күрсәтелде һәм белешмәлекләр өләшенде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа