Әлмәтле "Гадәти булмаган кешеләр" бәйгесендә катнаша
Якташыбыз, Гөлнара Миранова, инвалидлар арасында үткәрелгән «Гадәти булмаган кешеләр» бөтенроссия конкурсында «Уңыш тарихы» номинациясендә катнаша.
Гөлнара - балачактан инвалид, анда ДЦП. Ул язучы, 7 китап чыгарган, Р.Төхвәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, күп кенә әдәби конкурслар дипломанты.
1 июньнән онлайн-тавыш бирү этабы башланды. Һәр тавыш мөһим. Сылтама буенча басыгыз һәм Гөлнара Миранова өчен тавыш бирегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа