Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Горький исемендәге клубны яшьләр өчен ориентлаштырырга планлаштыралар

Район башлыгы шулай ук  республиканың нефть башкаласына килүче кунаклар өчен кызыклы нокталарны атады.

Әлмәттә Горький исемендәге клубны, шулай ук тагын берничә проектны яшьләргә юнәлдерергә планлаштыралар. Бу хакта туры эфирда район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

«Без Горький клубына яңа сулыш өрергә һәм аны яшьләргә, балаларга, иҗатка юнәлдерергә телибез. Яшьләр үзәген дә яңартып,  аны яшьләр өчен супер әйбәт урынга әверелдерү планнары бар. Тагын берничә кызыклы проект бар", - дип билгеләп үтте Нагуманов.

Район башлыгы шулай ук  республиканың нефть башкаласына килүче кунаклар өчен кызыклы нокталарны атады.

Беренче чиратта, район башлыгы велосипед  прокатка алып, шәһәр буйлап йөрергә, аның нинди матур булуын карарга киңәш итте.

«Аннан соң безнең пляжда булырга, инфраструктуралы ачык бассейнга барырга, шәһәр күлендә коенырга, кофейня һәм рестораннарга барып, Россиядә иң яхшыларның берсе дип танылган „Мирас“ спорт комплексына барырга, җәмәгать үзәгенә барырга мөмкин. Төнге клублар буенча гына әйтә алмыйм, - дип өстәде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса