Әлмәтлеләр Россиянең Хәрби-һава көчләре көнен билгеләп үттеләр
12 августта Россиянең Хәрби-һава көчләре көне билгеләп үтелә.
Бәйрәм эш көненә туры килүгә карамастан, бәйрәмгә җыелучылар күп булды. Чөнки бу көн алар өчен бик мөһим. Кемдер эштән сорап киткән, ә кемдер ял алган.
Шәһәр урамнары буйлап автойөреш башланды.
Колонна Мәңгелек ут янында хәрәкәтне төгәлләде. Беренче булып сугыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салу тантананың иң кечкенә катнашучысына тапшырылды.
Традицион төстә чәчәкләр салганнан һәм автойөрештән соң, хәрби-һава көчләре көнендә катнашучылар мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләгә барып, аларга ярдәм иттеләр. Алар әлеге традицияне ел да кабатлый икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа