Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында Аксакаллар шурасының IV форумы узды

Халкыбызның, гомер иткән җиребезнең язмышына битараф булмаганнар шактый күп. Кем булып, кайда гына хезмәт куймасын, ул үз халкы, милләттәшләре белән бергә булырга тырыша.

Кулыннан килгән кадәр милләтне, телне торгызу, күп гасырлык тарихы булган төбәгебезне табигый халәтен саклаган хәлдә заман югарылыгында килер буыннарга тапшыру теләге белән янып йөри.

Әлмәт районы Бәрәкәтле Алан җирлегендә 7 август көнне «Татар теле һәм бердәмлек, яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү» дип аталган Аксакаллар шурасының IV форумы узды. Әлеге форумга ТР Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов, Бөтендөнья Татар конгрессының Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, ТР Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, бертуган академиклар Индус һәм Энгель Таһировлар, кү-ренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәндәс Сафиуллин, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» иҗтимагый фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев, драматург Данил Салихов, эшмәкәрләр Фәрит Нәбиуллин, Расих Гайнетдинов, татар җанлы милләттәшләр килгән иде.

Бәрәкәтле Алан җирлеге XIX йөз ахыры - XX йөз башында Россиянең атаклы сәүдәгәрләр династиясе Стахеевлар биләмәсенә караган. Үз заманында алар ил сәнәгатен, сәүдәсен һәм шәһәр төзелешен үстерүгә зур өлеш кертәләр. Стахеевларның нәсел сыйфаты - юмарт хәйрия-челек: монастырьлар, чиркәүләр, мәктәпләр һәм балалар йортлары төзү, шәкертләр тәрбияләү, шәһәр-не төзекләндерү белән шөгыльләнү була.

Бүгенге Бәрәкәтле Алан җирлегенең дә, аны оештыручы Илдус Маликовның, форумга җыелучыларның да максатлары шул юнәлештә. Катлаулы, болгавыр заманда ничек итеп милләтне, телне сакларга, үстерергә, аны гамәлдә йөртергә? Татарның яшәү тәрбиясе, туган җиргә, хезмәткә мәхәббәтне ничек булдырырга дигән сораулар борчый аларны.

Экологик яктан чиста, табигатьнең иң матур урынына урнашкан Бәрәкәтле Алан. Өстеңә аварга торган йөзьяшәр наратлар, тауларында гасыр җилләрендә шомарган мәгърур кыя ташлар. Бүгенге көндә биредә 15 гаиләнең үз йорты, ике кунак йорты бар. Кунакларны аланда чатырлар корып, чәкчәк, күмәч белән каршы алдылар. Мондагы бөтен ризык шушы бәрәкәтле җирдән. Оештыручылар шушы аланда үскән дару үләннәреннән, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән күргәзмә дә оештырганнар. Узган ел плэнерга килгән рәссамнарның эшләре дә игътибарны җәлеп итте.

Форум-җыен татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән башланып китте. Ниндидер рәсми кысаларга кертелмәсә дә, әлеге мәңгелек җыр җыенның чын асылын ачып бирә кебек. Чөнки тел, дин, милләт һәм хезмәт кешене кеше итеп тота.

Хуҗалыкларда эшнең бик тыгыз вакыты булганлыктан, Лениногорск районы Аксакаллар шурасы рәисе, татар атларын үрчетүче эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин үзенең теләк-фикерләре белән уртаклашып китәргә ашыкты.

- Бүгенге көндә татар токымлы атлар Нәсел идарәсе реестрына теркәлде. Сабантуйларга ат ярышларын, милли «Аударыш» ярышын керттек. Атларны ел саен «Ык буе Сабантуе»на һәм авыл Сабантуена бүләк итеп бирәбез. Былтыр Самара өлкәсе Камышлы районына бүләк итсәк, быел Мөслимнәргә бүләк ясадык. Монда атларның нәселен арттыру максатыннан районнар белән комплекслы, системага салынган эш алып барырга кирәк. Әлбәттә, без атлар мәсьәләсендә үз эшебезне беләбез. Тик югарырак дәрәҗәдә эш итү өчен татар җитәкчеләренең дә бу эшләр белән кызыксынуы кирәк. Чөнки аларның күбесе үзләренең күн кәнәфиләрен генә кайгыртып, шуннан китә күрмим дип утыра. Башкаладан килгән һәм президент даирәсендә йөрүче дәрәҗәле кунаклар безнең фикерләрне тиешле кешеләргә тапшырсыннар иде, - дигән фикерләрен җиткерде. Татар авылларының язмышына, анда җирле халыкның калмавына да битараф түгел Фәрит әфәнде. Эшмәкәр В. Мельниченконың «Җире булса - кешесе табылыр» дигән сүзләре белән дә килешми ул. Аның фикеренчә, кеше үз җирендә генә үзен хуҗа итеп тоя һәм нәтиҗәсе була.

Шушы җыенны оештырган Илдус хәзрәт Маликовка Рәүф Хәсәнов Конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессының эшләгән эшләре белән таныштырып, телебезне үстерүгә мәчетләребезне тартырга кирәклеген искәртте.

Әлеге чарага якын-тирә районнардан гына түгел, Татарстанның төрле почмакларыннан кунаклар килгән иде. Түбән Кама, Мамадыш, Нурлат, Кама Тамагы һ.б.

Якташларыбыз, бертуган Таһировлар җыенга чын мәгънәсендә затлылык, саллылык өстәделәр.

- Бүгенге җыенны халыкның борынгы тамырларына, ата-бабалары тарихына борылышы дип бәяләр идем мин. Бу - Илдус әфәнденең тырышлыгы, бертуктамый эзләнүдә булып, милләтенә, теленә, диненә хезмәт итүе. Шул рәвешле ул психологик-интеллектуаль ташкын ясады, - диде Энгель Ризакович. Илдус хәзрәтнең хатыны, әлеге эшләрне башкаруда ныклы терәк, ышаныч булган Саҗидә ханымга үзенең соклануын, рәхмәт хисләрен белдерде ул.

Академик Индус ага Таһиров җыенның төп асылы төрле өлкәләрдәге татар зыялыларының бергә туплана, ныгый баруында булуга басым ясады. Кешедә үзаң тәрбияләргә кирәклеген, тарихын белгәндә, аның белән горурланганда гына нидер эшләү мөмкинлеген ассызыклады.

- Әлеге җыенның асыл мәгънәсен киң катлауга җиткерү зарур. Безгә һәр татарга татар рухын салырга кирәк. Татарча сәлам бирү дә, түбәтәеңне киеп иртән урамга чыгу да татарлыгыбызны саклауга таба хәрәкәт, - диде Данил Салихов.

Бу җыен фикер алышуга, уртак фикергә килүгә корылган иде. Миңгол ага Галиев бүгенге яшьләребезгә татар моңын ничек сеңдереп булуы белән уртаклашты, үзенең тәҗрибәсен сөйләде. Әлбәттә инде, Бәрәкәтле Аланда халык артистының моңы карт нарат кәүсәләренә бәрелеп еракларга таралды.

Җыенда һәркемнең төпле фикере, әйтер сүзе бар иде. Еллар буе тупланган ачы тәҗрибә, шулар нигезендә туган нәтиҗәләр алга таба хәрәкәт итү өчен юнәлеш бирә.

Фәндәс ага Сафиуллин инде ничә еллар аерым-аерым эшләп килгән өч Аксакаллар шурасын бер-ләшергә чакырды. Бербөтен булып, бер ноктага «сугып» эшләгәндә тырышлыкның нәтиҗәсе сизелерлек артачак, диде ул.

Әлбәттә, милли эш, милли тәрбия, милли проектлар турында сүз барганда, гаилә берничек тә читтә кала алмый. Бөтендөнья татар конгрессы канат астында эшләп килүче «Татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Чөнки гаиләдә алган тәрбия һәркем өчен төпле нигез булып тора. Ул әнә шуңа басым ясады да.

Чыгыш ясаучыларның барысы да авыл милләтнең бишеге, аның җаны, йөрәге икәнен искә төшерделәр. Авылда эшмәкәрлекне үстермәсәк, хезмәт урыннары булдырмасак һәм социаль яклау чараларын торгызмасак, телне, бердәмлекне саклап калу авыр булачак.

Илдус әфәнде 2013 елда Бөтендөнья Эшмәкәрләр саммитында катнаша. Шул вакытта гаилә эшмәкәрлегенең бик күп өстенлекләрен аңлап кайта ул. Япониядә 99%, Америкада 80%, Евросоюзда 70%, Кытайда 40%, Рәсәйдә 14% халык гаилә эшмәкәрлеге белән шөгыльләнә икән. Бәрәкәтле Алан да шул юнәлешне торгызу өчен төзелде, ди ул.

Форумны оештыручыларның берсе булган Әлмәт муниципаль районының Иҗтимагый советы җитәкчесе Рушания Нәҗметдинова фикеренчә, әлеге форум районда милли эшне яңа форматта алып бару өчен идеяләр мәйданы. Алга таба Бәрәкәтле Аланда төбәкнең татар яшьләре эшчәнлеген җәелдерергә, аны сәнгать мәктәбе укучылары, студентлар өчен интеллектуаль клублар, бәйгеләр үткәрү, эшмәкәрлеккә өйрәтү урыны итәргә кирәклеген искәртте. Татарның милли үзаңлы, зыялы җитәкчеләре, эшмәкәрләре белән берлектә милли форумнар оештыру да Иҗтимагый советның планнарына кергән.

- Хәзрәт белән хәсрәтне бер генә хәреф аерып тора, әмма монда тирән мәгънә ята, - ди Илдус хәзрәт. - Хәзрәт булган җирдә хәмер куелмый, тәмәке тартмаска, зинадан читтә торырга, туганлык җепләрен өзмәскә, җәннәтнең кем аягы астында икәнлеген онытырга ярамый. Шуңа да кемнәргәдер минем эш-гамәлләрем ошап бетми. Бәлки шулайдыр, тик ул һаман шулай бара алмый. Бу - факт.

Зур елгалар кечкенә генә чишмәдән башланган кебек, Илдус хәзрәт Маликовның инициативасы, тырышлыгы белән башланган эш ныклы адымнар белән алга атлый. Юлында очраган киртәләрне, авырлыкларны җиңеп, куйган максатына бара. Әйе, кемдер көлеп карый, кемдер көнчелектән аяк чалырга тырыша. Тик ул бирешә торган кеше түгел, ул - Шәхес. Иманы, кыйбласы нык, барыр юлы билгеле. «Күмәк көч тау күчерер», ди халык. Иҗтимагый совет, татар яшьләре, милли җанлы эшмәкәрләр тырышлыгы белән туган телебезне, милли йөзебезне саклап калу безнең буынның бурычы. Балаларыбыз, оныкларыбыз алдында йөзебез кызармасын, бармак төртеп, «Сез бит милләтне саткан буын!» дигәнне ишетергә калмасын иде.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса