Көзләрдә дә язлар кабатлана
Шундый кешеләр була тормышта, алар белән очрашканнан соң тормышның ямен, хезмәтнең хөрмәтен, намусның сафлыгын, мәхәббәтнең ихласлыгын ныграк тоясың. Гасимә Сөнгатулла кызы шундыйларның берсе.
Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, яшәүдән тәм табып, һәр туган көнгә шөкер итеп яши.
1926 елның урак өс-тендә - 6 августта Нәдер авылында дөньяга аваз сала ул. Әтисе алдынгы карашлы, күп нәрсәне алдан тоемлый белә торган, тырыш, таләпчән кеше, ә әнисе җыр-моңга хирыс, тапкыр телле, зирәк акыллы ханым була. Гасимә ханым белән сөйләшкәндә мин төп өч нәрсәгә игътибар иттем: беренчесе - туган авылы белән чиксез горурлану, икенчесе - ире Шамил Надыровка булган эчкерсез, саф мәхәббәте һәм өченчесе - укыту-тәрбия һәм гаилә традицияләрен булдыруы, саклавы.
Туган җир, кендек каның тамган, ата йорты булган авыл кемгә дә бик газиз. Һәркем аны үзенчә ярата. Тик Гасимә ханым кебек яратып сөйләгәнне беренче тапкыр ишетәм кебек. Нәдеренә булган ярату бөтен күзәнәгеннән саркып тора. Бөтен җа-ны-тәне белән бирелеп, хисләнеп, Нәдерен, аның кешеләрен, табигатен, анда булган һәр вакыйганы йөрәге аша уздырып сөйли. Шундый итеп сөйли, әйтерсең лә Нәдер җир шарында шундый бердәнбер авыл. Нәдерлеләр укуга бик хирыс, белемгә омтылалар. Бу - авылга нигез салган Нәдер Уразмәтовтан килә, ди ул, горурланып. Кайберәүләр белән сөйләшкәндә әңгәмәдә-шеңнең бераз арттырып җибәрүен, публикага уйнавын тоясың. Ә монда бернинди артык сентиментальлек юк. Һәр сүз ихлас, һәр сүз йөрәктән.
Аны тыңлаганнан соң, мәхәббәт мәсьә-ләсендә бүгенге яшь-ләргә осталык мәктәбен менә кемдә үтәргә, дип уйламый мөмкин түгел. Я, кем булачак иренә тегеп, чигеп бүләк иткән ак күлмәкне 95 яшендә дә саклый ала? Бу чын сөю түгел дип кем авыз ачып әйтергә батырчылык итәр? Ничек итеп булачак ире Шамилне беренче күрүен ул көнен-көнгә түгел, ә сәгатьләп, минутлап искә ала. Аны сөйләгәндә ул кабаттан яшьлегенә кайта. Юк, бу образлы чагыштыру гына түгел, бу чын. Йөзләр, күзләр ярату, хөрмәт, соклану белән тула. Шамиленең өстенә кигән очучы киеменең һәр сәдәфе турында ул озаклап сөйләргә мөмкин. Андагы хисләр дә еллар белән бергә үсә барып, олы хөрмәткә әверелгәне ачык сизелә. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем, Гасимә ханым иренең Надыровлар дәвамчысы булуы белән, иренең нәсел-токымы белән бик горурлана.
Бүгенге заманда шундый дәрәҗәле урыннарда эшләүчеләрнең хатыннары матурлык салоннарын һәм диңгез буйларын хуп күрә. Ә Гасимә ханымның тормышы белем һәм тәрбия бирүгә багышланган. Үз гомерендә дистәгә якын мәктәп алыштырырга туры килә аңа.
- Без өч кыз: мин, сеңелләрем Асия, Чәчкә - өчебез дә укытучылар булдык. Ул безнең канга сеңгән, - ди Гасимә ханым. Һәр укучының гаилә хәлен аңлап, һәрберсенә якын килеп эшли. Гаилә җылысы, туганлык җепләрен чуалтмый, өзми тәрбияләү - аның өчен тормыш девизы. Балалар ата-ана йортына җыелырга, туганнарны белеп, танып үсәргә, ярдәмләшеп яшәргә тиеш, ди ул. Бу гаиләнең үзенең язылмаган законы бар. Ә баксаң, кешене бит шул язылмаган законнар кеше итеп тота, күңелендә яз ясый. Тоя белсәң, күрә белсәң, көзләрдә дә язлар кабатлана икән.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа