Әлмәт шәһәре судында балалар бакчасында килеп чыккан конфликт хәл ителде
Әлмәт судында балалар бакчасында конфликт турында эш каралды.
Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2021 елның мартында әлмәтле бер балалар бакчасының киенү бүлмәсендә, аның баласы һәм төркемдәге башка бала арасында килеп чыккан конфликтлы ситуация барышында, баланы якасыннан эләктереп, тәрәзәгә таба алып китә.
Бала авырту кичергән, курыккан.
Җәмәгать судьясы әлмәтлегә карата административ хокук бозу турында эшне тикшерде.
Эшне карау барышында ханым үз гаебен таный.
Судья карары нигезендә, ханым хокук бозуда гаепле дип табылды һәм аңа дәүләт кеременә, 5000 сум күләмендә административ штраф түләү рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Карар законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа