«Язмышыбызга бик тә рәхмәтлебез...»
Гомер буе бер-берсен тулыландырып, бер-берсенә ныклы таяныч булган, үзара аңлашып яшәүче парларга карап сокланабыз, алардан үрнәк, яшәү көче алабыз.
Яңа Нәдер авылында гомер кичерүче Фәриха апа белән Мөнир абый Әхтәмовлар шундый матур гаиләләрнең берсе.
Аларның тормыш юлларына сокланырлык та, горурланырлык та: бергә яшәүләренә 55 ел гомер узган да киткән.
Шушы көннәрдә гаилә башлыгы Мөнир абый үзенең 80 яшьлек юбилейлы туган көнен дә билгеләп узачак. Ярты гасырдан артыграк вакыт эчендә булган сынаулар алдында сынмаганнар, булган кыенлыкларын, шатлыкларын да гел икәү бергә җиңә килгәннәр.
- Ходайга мең шөкер. Без икебез дә авылда үстек, мал эшен дә, җир эшен дә кечкенәдән татыдык. Безне очраштырып, кавыштырган өчен язмышыбызга бик тә рәхмәтлебез. Гаиләдә уртак хезмәт, уртак фикерләр һәм озын гомерләргә җитәрлек мәхәббәт булганда, бар киртәләрне җиңәргә була, - ди Әхтәмовлар.
Чыннан да, бу парга карап ничек сокланмыйсың инде: йортлары, ихата ти-рәләре төзек, чиста, пөхтә. Һәрнәрсәнең үз урыны, ишегаллары шау чәчәктә, бакчалары каралган. Биредә нәрсә генә үстерми алар: помидор, кыяр, борыч һәм башка яшелчәләр мулдан, биш төрле сорт виноград кына бар, кавын, карбыз дисеңме - барысы да җитешле. Виктория шау җиләктә. Күренеп тора - бар эшне бергә, яратып башкара хуҗалар.
Мөнир абый Әхтәмов үзе тумышы белән Зәй районы Кәрәкәс авылыннан. Ишле колхозчы гаиләсендә үскән. Күрше Бигеш авылына йөреп ун класс тәмамлаганнан соң, Югары Ослан районы Ключищи авыл хуҗалыгы училищесына кереп, бер еллык бухгалтерлар курсын тәмамлый. Аннан соң Зәй районы башкарма комитеты каршындагы авыл хуҗалыгы бүлегендә хисапчы булып эшли башлый. Алга таба Зәй сельпосына ревизор булып урнаша. Элек яшьләрне авылларга җибәрә торган булганнар. Шулай итеп яшь, көче ташып торган белемле егетне Якты Күл авылының «Кызыл маяк» хуҗалыгына хисапчы урынбасары итеп билгелиләр. Биредә Мөнир Әхтәмов ун елга якын эшли.
- Сигезләп колхоз рәисе белән хезмәт куярга туры килде. Шулар арасында бик төпле һәм акыллы җитәкчеләрдән Риф Зәкиев, Илдус Гәрәев кебек шәхесләрнең исемнәрен атап узасым килә. Якты Күл авылының Әлмәт районына күчкән вакытлары әле дә хәтердә. Бу 1963-1964 еллар иде. Ә 1972 елны мине инде «Зәй» хуҗалыгына күчерделәр. Ул чорларда бу хуҗалык Әлмәт районы буенча гына түгел, Татарстан буенча да иң эре база хуҗалыкларның берсе саналды. Биредә 18 еллап баш хисапчы буларак хезмәт куйдым. Шуны әйтеп китми булдыра алмыйм, барлык күрсәткечләр буенча гына түгел, хезмәт хакын түләү буенча да һәрвакыт алдынгылардан булдык. Хисапчы хезмәте гомер-гомергә җаваплы эш саналды, ул төп һөнәребез белән беррәттән ел әйләнәсендә барлык төр авыл хуҗалыгы хезмәтенә җәлеп ителүне дә үз эченә ала иде. Авылда эшләсәң шулай инде. Басуга да, ындыр табагына, чөгендер басуына да йөрдек. Шул ук вакытта нарядларны да кабул итәргә, хезмәт хакын исәпләп бирергә дә өлгерә идек. Моннан тыш отчетлар белән дә утырдык. Ул елларда колхоз-совхоз отчетлары кебек җентекле һәм четерек-ле отчетлар бер генә оешма-предприятиедә дә башкарылмагандыр, мөгаен. 58 биттән тора иде ул. Кайчагында тузга язмаганнары да күп иде. Мисал өчен, һәр айга ничә ир-ат, ничә хатын-кыз эшләгән, кайсы кайда эшләгән, аларның яшьләре. Сыерлардан, атлардан, тавыклардан күпме тизәк җыелганын да исәпли идек. Кемгә һәм нәрсәгә кирәк булгандыр - белмим. Хәтта котельныйларның күпме гкал җылылык эшләп чыгарганына һәм җылылыкның кая киткәненә кадәр отчет сорала. Системасы шул, нишлисең инде. Кызыксынган кешеләргә әлеге отчетларны архивтан укып танышырга да була бүген. Бер караганда, бу үзе бер тарих бит, - дип искә алды Мөнир абый.
Хезмәтен җиренә җиткереп башкарган кешене кайда да яраталар, хөрмәт итәләр. Мөнир Әхтәмов 1989 елны «Чулпан» колхозына күчә. Биредә ул 11 еллап уңышлы гына эшли. Бишмунча хуҗалыгы һәрдаим алдынгылардан була, авыл хезмәтчәннәренә хәтта 13 нче хезмәт хакы да түлиләр. Лаеклы ялга чыккач, Әхтәмовлар гаиләсе күпләп мал асрый, фермерлык эшен алып бара.
Шушындый матур, көр тормыш алып бару өчен яныңда ышанычлы, нык-лы таянырдай кешең булу кирәк. Мөнир абыйның тормыш иптәше Фәриха апа нәкъ менә шундый да инде. Уңган-булган хуҗабикә, чын ана, чибәр, сөекле хатын, ышанычлы дус, мәңгелек юлдаш.... Мөнир абый белән ярты гасырдан артык гомер кичергән бу ханымнан нур балкый, аның тыныч, ягымлы тавышы, акыллы күз карашы үзе генә дә ни тора! Алар сөйләшкәндә генә дә бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар - ә бу һәркемгә дә бирелми. Апас районы Болын-Балыкчы авылының чибәр кызы Фәриха сыната торганнардан түгел. Казан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, экономист һөнәрен сайлаган белгеч кызны язмыш Якты Күлгә алып килә. Яшьләр шушында таныша, кавыша һәм гаилә кора. Өч кыз дөньяга килә. Аларның һәрберсе югары белем һәм тәрбия ала.
- Бар нәрсә дә гаиләдән килә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, дип юкка гына әйтмиләр бит халыкта. Гомер буе хезмәт белән яшәдек, балаларны да шулай тәрбияләдек. Сыер да саудык, көлтә дә ташыдык. Бүген инде оныкларыбыз өчен куанып яшибез. Барысы да акыллылар, безне хөрмәтлиләр, рәхмәт аларга, - ди Фәриха апа.
Олы хөрмәт-ихтирамга лаек Әхтәмовлар гаиләсенә киләчәктә дә шулай пар канат булып, тигез, имин гомер итүләрен теләп калабыз. 55 ел элек кабызган гаилә учакларын сүндермичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп, исән-имин генә яшәсеннәр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа