Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Безнең ишегалды-игелекле күршеләр» ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

Әлмәттә Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Татарстан ишегалларын төзекләндерү программасы уңышлы тормышка ашырыла.

 «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» проекты кысаларында Чехов урамы 35, Ленин урамы 12,16 ,20, Тельман 59, 59а адреслары буенча урнашкан ишегалларында бәйрәм чаралары узды.

Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР Баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров, Әлмәт шәһәр Советы депутаты, «Новая волна» компанияләр төркеме җитәкчесе Радик Әгъләмов бар иде.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков иң актив әлмәтлеләргә лаеклы бүләкләр тапшырды. Намуслы хезмәте һәм җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен 3а һәм 7 нче ТОС иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен Ленин урамы буенча 20 нче йортта яшәүче Князева Вера Николаевна һәм Тельман урамында яшәүче Мингалова Ләйсән Рафис кызы Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Кич буе шәһәр артистларының чыгышлары халыкны сөендерде. Бәйрәмдә Әлмәт туган якны өйрәнү музееннан «Интеллектуаль викторина», шәһәр китапханәләреннән «Әдәби ишегалды» лекцияләре тәкъдим ителде. Балалар өчен дә уеннар, бәйгеләр оештырылды.

Әлмәт муниципаль районында Программаны гамәлгә ашыру чорында 532 ишегалды төзекләндереләчәк, агымдагы 2021 елда районда 93 ишегалды төзекләндереләчәк.

 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса