Тимур Нагуманов: "Урманнарда кеше булырга тиеш түгел"
Узган атнада Әлмәт районы территориясендә берничә янгын чыкты, шул исәптән урман массивларында да.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов дүшәмбе көнне традицион планеркада барлык хезмәтләрне янгыннарга каршы көрәшергә чакырды. Авыл җирлекләре башлыкларына торак пунктларга су сиптерергә, торак пунктларның януына юл куймас өчен минераллаштырылган полосаларны яңартырга кирәк. Шәһәр башлыгы әлмәтлеләрне урманнарга йөрүдән тыелырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа