Әлмәттә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Муниципалитет вәкилләре «Әлмәт төзүчеләренә дан» һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм кайчандыр шәһәребезне торгызган хезмәт ветераннарын котладылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов билгеләп үткәнчә, бу һөнәр игелекле һәм бик катлаулы:
- Һәр зур эшнең башында балалар бакчасы, мәктәп яки завод булсынмы, төзүче тора. Аларның хезмәте нәтиҗәсендә 70 ел эчендә ике кечкенә торак пункт Россиянең иң төзек шәһәрләренең берсенә әверелде. Меңләгән Әлмәт төзүчесе зур эш башкарды һәм бүген без алар төзегән йортлар, урамнар, башка объектлар белән горурлана алабыз.
Ул шулай ук алда әле шәһәрне үстерү буенча планнар күп, анда безнең төзүчеләрнең югары профессиональлегенә ихтыяҗ булачак, дип ассызыклады.
«Татнефть» генераль директоры урынбасары Азат Ягъфәров бөтен компания исеменнән төзелеш тармагында эшләүчеләрне котлады. Ул билгеләп үткәнчә, төзүчеләрдән башка нинди дә булса регионның үсешен күз алдына китерү кыен. Татарстанның көньяк-көнчыгышында шундый масштаблы нефть базасы беренче чиратта аларның куллары белән булдырылган һәм алар бөек эшләр белән абруйларын күтәрүне дәвам итәләр. Бүген бу теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле кешеләр.
Чара ахырында Марат Гыйрфанов төзелеш тармагы хезмәткәрләрен нәтиҗәле хезмәтләре өчен мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасын үткәрде, шулай ук Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа