Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов Әлмәт балалар йорты чыгарылыш укучыларын котлады

Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт балалар йортында узган тантаналы чарада катнашты.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга «Татнефть» компаниясе профком рәисе урынбасары Рифдар Хәмәдьяров, «Татбурнефть»  директоры Альберт Исхаков та килгән иде.

Чыгарылыш балы-шатлыклы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч вакыйга, алда яңа ачышлар һәм олы тормышка юл.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр, биредә алар утыз сигез, шуларның дүртесе - чыгарылыш сыйныф укучылары-төрле дәрәҗәдәге иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда актив катнашучылар. 2020-2021 уку елында алар республика конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. «Шкид» футбол командасы - балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлар командалары арасында футбол буенча XVI ачык Бөтенроссия ярышлары чемпионнары, хәзерге вакытта Сочи шәһәрендәге «Барселона» клубы футбол академиясендә.

Өстәмә белем бирү кысаларында балалар йорты базасында түгәрәкләр һәм клублар эше алып барыла. Балалар йортында балаларга хезмәт тәрбиясе бирүгә һәм аларны мөстәкыйль тормышка әзерләүгә зур игътибар бирелә.

Тимур Нагуманов үз чыгышында балалар йорты коллективына көндәлек хезмәтләре, ярдәмчеллеге, шәфкатьлелеге өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләү тантанасын үткәрде.

Намуслы хезмәте, мәгариф һәм тәрбия системасына керткән өлеше өчен директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Билалова «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән тәрбияче Лилия Гатауллина бүләкләнде.

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән музыкаль җитәкче Татьяна Миннекаева бүләкләнде.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, район башлыгы: "Әлеге йорт стеналарында алынган барлык белемнәрне һәм күнекмәләрне дөрес итеп куллана аласыз. Сезнең һәрберегез үзен яхшы һәм кирәкле эштә таба алсын иде!".

Катнашучылар шулай ук булачак беренче сыйныф укучыларын якынлашып килүче Белем көне белән котладылар, тәрбияләнүчеләргә нык сәламәтлек,  яхшы билгеләр теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы Башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса