Сыйфат - аның намус эше
«Килен белән каенана» темасы элек-электән бик кызыклы да, четерекле дә тема булып килгән. «Каенана үз әниеңнән тары бөртеге кадәр генә ким», диләр халыкта.
Моны күздә тотып, мин дә Әлмәт районы Кичүчат авылында гомер итүче каенанам Гөлчирә Бадыйк кызы Годаерова турында язарга булдым.
Ул 1936 елның 7 сентябрендә Кичүчат авылында 2 апасына һәм 1 абыйсына яраткан сеңел булып дөньяга килә.
Ул вакытларда әтисе Казанда укып кайтып, колхозда мал табибы, әнисе авыл хуҗалыгында бригадир булып эшли. Әтисе Бадыйк үз эшенең остасы була, әле мал-туарны гына түгел, кешеләрне дә дәвалый. Авылда аяк-куллары тайган, имгәнгән кешеләр аңа мөрәҗәгать итә, таяк белән кереп киткән иде, үз аягы белән атлап чыкты, дип сөйлиләр аның шифалы куллары турында. Әнисе Миңнурый Кичүчат авылы тарихына остабикә булып кереп кала, шулай ук дин тыелган заманнарда авыл картлары җыелышып аның өендә җомга намазлары укый торган булалар.
Гаиләдә иркә кыз булып озак яшәргә туры килми Гөлчирәгә. Бөек Ватан сугышы башлануга, әтиләре Бадыйк фронтка алына. Тик сугыш кырыннан бер генә хаты килеп кала - фашист минасыннан гомере өзелә.
Ятимлек үзен тиз сиздерә. 6 яшьлек кызчык абыйсыннан өйрәнеп, үзенә чабата ясап кия. Ә 1 нче сыйныфта укыганда оекбаш, бияләй бәйли башлый. Мәктәптә яхшы укый, үзешчән сән-гатьтә дә актив катнаша. Сигезенче сыйныфны Әлмәтнең 1 нче мәктәбендә «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. Тик алга таба укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый, төзелешкә эшкә керә. Ныгып та өлгермәгән, ачлы-туклы көн күргән 15 яшьлек үсмер кыз авыр измә ташый, бераздан тимер юл салуга күчә, аннары Чупай карьерында таш чыгара.
1960 елда ул Кичүчат авылы егете Минегата белән кавыша. Яшьләр берничә айдан дүртпочмаклы өй җиткереп башка чыгалар. Гаиләне тулыландырып, 1961 елның гыйнварында уллары Тавис туа. Әни йорт эшләрен карап, бала тәрбияләп, өйдә тора, тегү машинасы алып, күрше-тирәгә киемнәр тегә, шул рәвешле ипи-тозлык, шикәрлек акча эшли. Гаиләдә бер-бер артлы бер кыз һәм бер малай дөньяга килә.
«Бик нык теләсәм дә, белемгә омтылышым көчле булса да, үземә укырга насыйп булмады. Шуңа да балаларымны белемле итәсем килде, әтиләре белән нык тырыштык, уңайлы шартлар тудырдык. Үзләре дә мөстәкыйль булды, мәктәптә дә бик яхшы укыдылар, тәртипле булдылар. Кеше алдында оятка калмасыннар, тормышта кирәк булыр, дип, биергә дә, җырларга да, шигырь сөйләргә дә өйрәттем, бөтен көчемне биреп тәрбияләдем», - дип сөйли әни.
70 нче еллар башында әти белән әни икесе дә «Елховнефть»нең 1 нче ЦКППНында эшли башлыйлар. «Ул вакытта безнең девиз: «План - синең бурычың, сыйфат - синең намусың!» - иде. Әле хәзерге кебек уңайлы шартлар, мөмкинлекләр тудырылмаган. Термохимик җайланмалардан сыйфатлы нефть чыгару өчен җавап бирәсе. Төнге сменада йокыга китмәс өчен кул эшләре белән утыра идек. Бәйләм тотарга җебе дә чамалы гына, сатып алырга кибеттә кием-салымы да юк, ә балаларны матур итеп йөртәсе килә. Объектны урап киләм дә, бәйләүгә ябышам, чөнки кайткач мичкә ягып, ашарга пешерәсе, өстәвенә мал-туары, кош-корты, җәен печәне, утыны, бакчасы, тагын башка бик күп төрле эшләре бар», - дип хатирәләрен барлый әни.
Ул кыска вакыт эчендә өлкән оператор булып кү-тәрелә. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә була, ирле-хатынлы Годаеровларның фотосы Мактау тактасыннан төшми, «Хезмәт ветераны» исеме бирелә, гаилә архивында Мактау кәгазьләре дә бик күп.
Бүгенге көндә әниебез Гөлчирә лаеклы ялда. Әле моңа кадәр сәясәт, дөнья яңалыклары белән кызыксынып килде, намазын калдырмады. Соңгы елларда сәламәтлеге какшау сәбәпле, өй эчендә генә йөри, әле үзен-үзе йөртә ала. Уллары-киленнәренең, кыз-кияүнең кадерле әнисе, 5 оныкның, 3 оныкчыкның яраткан әбисе.
Гөлнара Годаерова, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа