Уйланырлык җирлек бар
Балалар куркынычсызлыгы иң мөһим һәм иң көнүзәк сорауларның берсе булып кала бирә. Күптән түгел Пермь шәһәрендәге югары уку йортларының берсендә булып узган вакыйга кабат бар кешене тетрәндерде.
Казан гимназиясендәге коточкыч фаҗигадән соң да ни өчен тиешле куркынычсызлык чаралары гамәлгә кертелмәгән?
Аларны дәүләт югарылыгындагы дәрәҗәгә җиткерү өчен күпме баланың гомере өзелергә тиеш соң ? Әлеге җитди мәсьәлә ни өчендер үз чишелешен таба алмады. Аның сәбәбе дә бар - мәктәп, балалар бакчаларын һәм вузларны саклык чаралары белән җиһазландыру шактый чыгымнар сорый, ә моны барысы да үз җилкәсендә генә күтәреп чыга алмый. Дәүләт күләмендә Россия вузларында керә торган ишекләргә блокировка урнаштыру, пропуск белән кертү режимын һәм ясалма интеллектны куллану турында да бик каты фикер алыштылар. Кирәк, кирәк, кирәк... Фаҗигаләрдән соң бар да тормышка ашырыла кебек, тик күпмедер вакыттан соң тагын онытыла.
Корал кулланышы буенча чараларны катгыйландырдылар - нәтиҗәсе юк. Димәк, ниндидер башка төрле комплекслыларын һәм ил күләмендәгеләрен кабул итү кирәктер. Уйланырлык җирлек бар монда. Казандагы һәм Пермьдагы очраклар мәктәп укучыларының үзләрендә дә төрле фикерләр уятты. Шулар арасында иң борчыганы - мәктәпкә һәм югары уку йортына корал күтәреп кеше гомерен өзүчеләрне «геройлаштыру». Мондый персонажларның яшьләр арасында популярлашуы шулай ук җәмгыятьтәге тәрбиянең дөрес юнәлештә алып барылмавын, интернет челтәренең чамадан артык тискәре йогынтысының ни дәрәҗәдә көчле булуын, гаиләдә дә тәрбия җитенкерәмәвен дәлилли. Бу чыннан да шулай. Казандагы һәм Пермьдагы вакыйгалардан соң үсмерләр арасында мәктәпкә бомба куелганлыгы турында һәм шундый башка төр ялган хәбәр тарату популярлашып китте. Ул безнең Әлмәтне дә читләтеп узмады. Күптән түгел генә шәһәребезнең бер мәктәбе иртәдән алып кичкә кадәр «ут өстендә» булып алды. 6 нчы сыйныфта укучы бер кызга мессенджерда Казандагы иптәш кызыннан хәбәр килгән. Анда «иртәгә мәктәпкә бармагыз, мәктәбегездә атыш булачак», дип әйтелгән була. Әлеге хәбәр тиз арада ата-аналар «чат»ында тарала һәм директорга барып җитә. Мәгариф идарәсе җитәкчелеге исә полициягә мөрәҗәгать итә. Бу уңайдан ситуация тиз арада хокук саклаучылар контроленә алынып, мәктәптә куркынычсызлык чаралары көчәйтелә. Соңыннан әлеге хәбәрнең ялган булуы ачыклана. Гаеплеләр билгеле - укучылар үзләре шаярган. Тик мондый хәл тагын кабатланмас дип кем әйтә ала? Заманасы шул хәзер - уены-чыны бергә. Тик ничек кенә булмасын, балаларның гомере өчен өлкәннәр җавап тота бит. Мәктәпләрдә бүген бу уңайдан нинди куркынычсызлык чаралары гамәлгә кертелгән соң? Шуны билгеләп узарга кирәк, мәктәпләрдә саклык чараларын оештыру өчен Татарстан бюджетыннан быелгы уку елына 457 миллион сум акча бүлеп бирү каралды. Республика акчалары җитмәгән очракта җирле хакимият ярдәмгә килә. Республикада, шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә уку елы башында катгый чаралар кулланыла башлады: паспорт белешмәләрен туплау, металлорамка аша уздыру оештырылды. Моннан тыш, автомашиналар өчен КППлар булдырылды. Мәктәпләрдәге шәхси каравыл предприятиеләре эшчәнлегенә дә шул республика һәм җирле бюджет акчалары бүлеп бирелә. Нефтьчеләр дә зур ярдәм күрсәтә - алар транспорт өчен контрольлек алып баруга вагоннар бүлеп биргән. Дәресләр вакытында ишекләр бикләп куела.
Беренче карашка бар да ышанычлы һәм куркынычсыз кебек. Тик бер сорау туа - ни өчен балаларда кулга корал алу теләге туа соң? Бәлки тәрбияви кыйммәтләр турында тирәнрәк уйланырга вакыт җиткәндер? Балаларыбызның нәрсә белән кызыксынганнарын, нинди җырчыларны, нинди музыка тыңлаганнарын белергә кирәктер. Тузганак башлы, төрле төсләргә буялган чәчле, башыннан аягына кадәр наколкалы селкенчәк малай-шалайларны, кызларны, кулларына тәмәке һәм эчемлек тоткан, наркотиклар белән мавыгучы җырчыларны кумир итеп сайлаган яшьләрдән киләчәктә кем чыгар?
Бу вакытлыча гына, үтә ул, безнең дә булды андый чаклар, рок-группалар тыңлап, чәч үстереп йөргән вакытлар, дияр кайбер әти-әниләр. Килешергә була. Мин дә ярата идем рок-группаларны тыңларга. Мисал өчен, «Алиса»
группасының солисты Константин Кинчев минем кумирым иде. Ни гаҗәп, бүгенге заманда барган дөньякүләм үзгәрешләр, алга сөрелүче кыйммәтләр, заманча трендлар хәтта аны да шаккатыра икән.
Әйе, бик катлаулы заманда яшибез. Әти-әниләр бүген тормыш куа, ә балаларга игътибар җитми. Тәрбияче эшен бүген интернет үз өстенә алды. Ә анда ни генә юк! Интернет челтәренә цензура кертергә теләүченең дә сүзләре буш куык кына булды кебек тоела. Турыдан-туры эфирлар вакытында кеше үлемнәре, әшәке сүгенү сүзләре белән җырлаулар - бар да ирекле. Тик сак булыйк, балаларыбыз уенны чынбарлык белән бутый башламагайлары...
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа