Туган көнең белән, Әлмәт!
Син ямьлерәк кебек һәр шәһәрдән, Нурлырактыр кебек кичләрең...
Әлмәт - Татарстанның «нефть башкаласы». Ул Казаннан 270 км ераклыкта урнашкан. Биредә архитектура һәйкәлләре һәм тарихи яктан әһәмиятле урыннар шактый.
Әлмәт көннән-көн үсә, матурая. Заманча объектлар, яңа форматтагы бизәлеш, алдынгы технологияләр, стиль төрлелеге. Болар барысы шәһәребез халкына һәм кунакларга уңайлы шартлар, хезмәт һәм ял мөмкинлекләре булсын өчен эшләнә. Шуңа да кунаклар нефтьчеләр башкаласын яратып китәләр, соклануларын яшермиләр.
Социаль челтәрләрдәге язмаларга караганда, кунакларны аеруча шәһәребезнең табигый матурлыгы җәлеп итә.
Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркы
Паркның гомуми мәйданы бүгенге көндә 16 гектар тәшкил итә. Җирле хакимият шәһәрдә гаилә ялы өчен урын булдыру турында 1958 елда карар кабул иткән.
Башта парк ХХ гасырның 90 нчы елларына кадәр беренчел ясалган рәвештә хезмәт итте. Шул елларда аңа беренче тапкыр колачлы реконструкция үткәрелде. 2001 елда парк яңартылды, һәм ул үзенең заманча исемен алды да. Паркка килүчеләр табигать матурлыгына хозурланудан тыш, төрле аттракционнарда да була алалар. Алар арасында шактый экстремаль аттракционнар да бар.
«Мәңгелек ут» мемориаль комплексы
Шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында йөреп хозурланганнан соң, «Мәңгелек ут» мемориаль комплексын карарга мөмкин. Әлмәтлеләр өчен бу изге урын.
Һәйкәл проекты шәһәрнең танылган архитекторы А. Киселев тарафыннан эшләнгән, аңа рәссам В. Бушурова һәм архитекторлар Г. Зяблицев һәм П. Макаров булышкан. Элек мемориал урнашкан урында гражданнар сугышы каһарманнарына һәйкәл-обелиск булган. Ләкин 1975 елда ул җимерелгән.
Шуннан соң мемориаль комплекс төзү турында карар кабул ителгән.
Гашыйклар күпере
Шәһәрнең тагын бер горурлыгы булып Әлмәт гашыйклар күпере санала. Ул шарлавыклы буа ярларын тоташтыра. Күпер коймаларында күп төрле йозак-лар һәм мәхәббәт турында язулар күрергә мөмкин. Үзләренең мәхәббәтләре, бер-берләренә тугрылыклары билгесе итеп яшь парлар нәкъ менә биредә күпергә йозаклар беркетәләр.
Күпергә яшь парлар еш килә, фотосессия үткәрә, үзләре калдырган «мәхәббәт йозаклары»н карыйлар. Әлеге күпергә шарлавыклы буаларны, шәһәр күренешен карап хозурлану өчен яшьләр генә түгел, шәһәребез кунаклары да еш килә.
Төсле музыкаль фонтан
Әлмәт шәһәр паркында истәлекле урыннар бик күп. Шундыйларның берсе - төсле музыкаль фонтан. Ул һәркемгә, бигрәк тә балаларга ошый.
Көн дәвамында биредә төрле музыкаль композиция-ләр уйный, алар төсле яктылык эффектлары белән үрелеп бара. Аның касәсенең диаметры 15 метрга җитә, ә агымнары 5 метр биеклеккә күтәрелә. Фонтан 15 куәтле насостан тора, аның егәрлеге 70 киловаттка җитә һәм 73 төрле төстәге яктырткычлардан тора.
3 миллиард тонна нефть чыгару һәйкәле
2007 елның җәендә шәһәр халкы 3 миллиард тонна нефть чыгаруны бәйрәм итте. Бу вакыйга хөрмәтенә нефть фонтанын символлаштыручы һәйкәл ачылды. Проектны эшләү белән Россия Федерациясе рәссамнар фондының Уфа филиалы шөгыльләнә.
Авторларның планнары буенча монумент шәһәрнең яңа символы һәм нефть сәнәгате тарихында якты элемент булырга тиеш.
«Каракүз»
«Татнефть» офисы каршында 2018 елда танылган бурят рәссамы Даши Намдаковның «Каракүз» скульптурасы урнаштырылды. Каракүз исемле атка атланган җайдакны ике канатлы барс озата бара. Татар халкының легендалары буенча, ул Болгар ханлыгын Тамерлан гаскәрләреннән саклаган Алтынчәч көрәштәше буларак билгеле. Намдаковның яңа эше Әлмәтнең һәм республиканың көньяк-көнчыгышының символына әйләнергә дәгъва итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа