Әлмәттә үзмәшгульләр өчен ярминкәләр узачак
11 һәм 13 февральдә ярминкәләр Әлмәттә узачак.
Ярминкәләрдә кулдан эшләнгән әйберләр, текстиль әйберләре (пижамалар, урын-җир әйберләре, кием-салым), йоннан эшләнгән әйберләр, йомшак уенчыклар, значоклар, баш киемнәре, крафт сырлар,каклар, яшелчә һәм җиләк-җимештән фрипслар һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Сәүдә урыннары үзмәшгульләр өчен бушлай бирелә.
Ярминкәгә гаризалар җыю социаль челтәрләр аша башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа