Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каршы алыйк юлбарысны якты өметләр белән!

Юлбарыс елында бәхет безне урап узмасын, теләгән балык теләкләребез тормышка ашсын дисәк, аны дөрес каршыларга кирәк.

Ничек каршыларга?

Яңа ел алдыннан өйгә булачак ел символын алып кую әйбәт булыр. 

Өйне бизәгәндә табигый материаллардан эшләнәгән әйберләр куллану отышлы. Юлбарыс ясалма чыршыны бик өнәмәс. Хуш исле урман гүзәлен куя алмаганда һич югында чыршы яки нарат ботаклары яки күркәләре дә ярап куяр. Өстәлгә текстиль эскәтер җәеп, кунакларга җитен тастымал кую да яхшы. Буй-буй юлбарыс тиресенә охшатып, декор өчен коңгырт төсләр өстәү дә килешле булачак.

Яңа елны чиста өйдә каршы алу үзе бер рәхәт. Шуңа күрә өегезне җыештырып чыгыгыз. 

Яңа елны өйдә, гаилә әгъзалары, якын туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Юлбарыс артык тавыш яратмый, аңа гаилә җылысы, ихлас мөгәлләмә булуы мөһим. 

Юлбарыс - көчле, ләкин сизелми генә якыная торган җәнлек. Шуңа күрә 2022 елда төрле үзгәрешләрне сизми дә калуыбыз ихтимал. Әзер булыйк.

 

Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса