Хөрмәтле гражданнар!
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе субъектларын газлаштыру һәм газ белән тәэмин итүнең социаль юнәлешле һәм икътисади яктан нәтиҗәле системасын гамәлгә кертү буенча йөкләмәсен үтәү йөзеннән хәзерге вакытта гражданнарның акчаларын җәлеп итмичә йортларны газга тоташтырып бетерү чаралары гамәлгә ашырыла.
Йортларны газга тоташтырып бетерү программасы кысаларында тоташтыру тәртибе:
Газлаштыруга заявка формалаштырырга. Гражданнар акчасын җәлеп итмичә газлаштырып бетерүгә заявкалар Бердәм газлаштыру операторы порталы (https://connectgas.ru/) һәм дәүләт хезмәтләре порталы (https://www.gosuslugi.ru) аша кабул ителә.
Газны тоташтыру турында килешү төзергә.
Якларга килешү шартларын үтәргә (газ җибәрү мөмкин булсын өчен йорт эчендә газ җиһазларын урнаштыруны тәэмин итәргә).
Газ куллану челтәрләренең әзерлеге турында актка кул куярга.
Объектны газ челтәренә тоташтырырга.
Йортыгызны газ челтәренә бушлай тоташтыруга гариза бирү өчен түбәндәге документлар кирәк:
Милеккә хокукны яки милеккә законда каралган башка төрле хокукны раслаучы документ күчермәсе.
Йорт урнашкан җир участогына милек хокукын яисә законда каралган башка төрле хокукны раслаучы документ күчермәсе.
Җир участогының ситуацион планы.
Заявка бирүченең паспорт мәгълүматлары.
Индивидуаль лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС).
Салым түләүченең идентификацион номеры (ИНН).
Кире элемтә өчен контакт мәгълүматлары (телефон номеры, электрон почта адресы, почта адресы).
Газның планлаштырылган максималь сәгатьле чыгымын исәпләү (газның планлаштырылган максималь сәгатьле чыгымы 7 кубометрдан артык булган очракта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа