«Илһам» яшь талантларны барлый
Иң яхшы иҗади эшләр әдәби альманахта басылып чыгачак.
«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында һәм татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, шулай ук яшь талантларны популярлаштыру максатыннан «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар бәйгесенә старт бирелде.
Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» иҗтимагый оешмасы ярдәме белән үткәрелә.
Бәйгедә республика гомумбелем бирү оешмалары укучылары өч яшь категориясендә (5-7 нче сыйныфлар; 8-9 нчы сыйныфлар; 10-11 нче сыйныфлар) һәм «Яшь шагыйрь», «Яшь прозаик», «Яшь драматург», «Яшь журналист» номинацияләре буенча катнаша ала.
Үз материалларыгызны 8 февральгә кадәр оештыру комитетына электрон почта аша җибәрергә мөмкин: ilham-poeziya@mail.ru - «Яшь шагыйрь» номинациясе өчен; ilham-pdj@mail.ru - «Яшь прозаик», «Яшь драматург», «Яшь журналист» номинацияләре өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа