Республика матди ярдәм үзәгенең Әлмәт муниципаль районындагы 8 нче бүлекчәсе социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыра
Бүген аның эшчәнлеге дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә, адреслылык принцибын көчәйтүгә, бюджет акчаларыннан максатчан файдалануга һәм нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлеккә юнәлтелгән.
Халыкны дүшәмбедән җомгага кадәр көн саен кабул итәләр. Бүлектә электрон чират системасы гамәлдә. Һәр мөрәҗәгатьне белгеч электрон журналга теркәп бара.
Бүлек белгечләре 35 төр дәүләт хезмәте күрсәтәләр. Бүгенге көндә әлмәтлеләр бирегә үзләре килеп тә, МФЦ яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да гариза бирә алалар. Хәзерге вакытта дәүләт хезмәтләре порталында 19 хезмәткә гариза бирергә мөмкин, шуларның 13 енә алга таба республика матди ярдәм үзәгенә (РЦМПга) документларның төп нөсхәләре белән мөрәҗәгать итмичә гариза бирергә була.
Кешеләрне төрле социаль түләүләр билгеләүгә дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә өйрәтү өчен беренче кат фойесында эш урыны булдырылып, мәгълүмат стендында җентекле инструкция урнаштырылган.
Хезмәт күрсәтү өчен кирәкле барлык мәгълүматлар диярлек ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында бүлек белгечләре тарафыннан соратып алына. 2021 елда ТР ведомстволарына 88 меңнән артык мөрәҗәгать җибәрелгән. Шулай итеп, гариза бирүчеләр вакытны янга калдыра һәм артык мәшәкатьләрдән дә арына.
Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә социаль ярдәм чаралары иң соралган хезмәтләрнең берсе булып кала бирә. 2021 елда 32310 кеше торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә ташлама алган, түләнгән гомуми сумма 264 млн сумнан артып киткән (2020 елда - 244 млн сум).
2021 елда аерым категория гражданнарның: Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, радиациядән зыян күргән затлар, мактаулы донорлар, хәрби хезмәткәрләр һәм башка категорияләрнең социаль яклану дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән дәүләт программасында каралган барлык чаралар да тулы күләмдә тормышка ашырылган. Гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүгә 397 млн сумнан артык акча тотылган.
РЦМП бүлеге эшчәнлегенең тагын бер өстенлекле юнәлеше - балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү. Әлмәт районында 2217 гаилә күпбалалы статусына ия, аларда 7052 бала тәрбияләнә. 2021 елда күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын түләүгә (ТКХ, даруга, транспортта йөрүгә субсидияләр) 51 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Демографик хәлне яхшырту өчен 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче бала туу белән бәйле рәвештә айлык түләү кертелде. Ул шушы датадан соң бала тапкан хатын-кызларга РФ территориясендә даими яшәү шарты белән, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме 20588 сумнан артмаса (ТРда билгеләнгән эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының икегә тапкырланган күләме) түләнә. 2021 елда айлык түләү күләме 9713 сум тәшкил иткән. Ел дәвамында әлеге түләүне сорап 1336 ана мөрәҗәгать иткән, аларга 155 млн сумнан артык акча түләнгән.
Авыл җирлегендә демографик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән икенче түләү - авылларда өч елдан да ким булмаган вакыт даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү. Мондый түләүгә 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызлар хокуклы. Түләү күләме 50 мең сум тәшкил итә. 29 яшькә кадәрге хатын-кыз өченче баласын тапканда түләү күләме 100 мең сум. 2021 ел дәвамында 89 анага 5 млн сум түләнгән, шуларның 75 е 50 мең сум, 14 хатын-кыз 100 әр мең сум алган.
2020 елның 1 гыйнварыннан өчтән җиде яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче, җан башына уртача кереме ТРда хезмәткә ярак-лы халык өчен билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә яңа айлык түләү кертелде. Узган ел дәвамында әлеге түләүне сорап 2159 кеше мөрәҗәгать иткән, аларга 255 млн сумнан артык акча түләнгән.
Шулай ук җан башына уртача керемнәре ТРда яшәү минимумы күләменнән артмаган һәм милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе билгеләнгән күрсәткечтән тү-бәнрәк булган гаиләләрдәге өч яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алу өчен түләүләр башкарылган. Мондый түләүне 2021 елда 960 гаилә алган.
Тулаем алганда, балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең төрле төрләрен түләүгә 2021 елда 633 млн сумнан артык акча тотылган. Алучылар саны 25693 кеше тәшкил иткән.
2021 елда ТР Хезмәт, мәшгуль-лек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреж-дениеләр арасында 5S-Link конкурсы нәтиҗәләре буенча «Клиентлар белән эшләү принцибын тәэмин итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру процессы» номинациясендә РЦМПның Әлмәт районындагы 8 нче бүлекчәсе эше иң яхшыларның берсе дип табылган.
Материаллар социаль яклау идарәсе мәгълүматлары буенча әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа