Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт эшмәкәрләрен маркетплейсларда эшләргә өйрәтәләр

Бу инде маркетплейслар турында өченче шундый чара.

8 февраль көнне «Кванториум» балалар технопаркында яңа эш башлаучы эшмәкәрләр өчен «OZONГА уңышлы чыгу өчен 5 адым» дигән очрашу узды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм бүгенге көндә маркетплейсларның популярлыгын билгеләп үтте: "Әлмәт өчен электрон коммерция – ул өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бүген электрон коммерциядән башка бизнесны күз алдына да китереп булмый. Без аның үсеш алуын күрәбез. Узган ел белән чагыштырганда, маркетплейсларда үз продукцияләрен сатучы эшмәкәрләр саны 7 тапкыр күбрәк. Бүген бу 608 эшмәкәр. Сан елдан-ел арта бара".

Очрашуда OZON амбасадоры, SellerHelp генераль директоры, OZON, ЯндексМаркет һәм Алиэкспрессның технологик партнеры, Валерия Ладанова; махсус чакырылган кунак – Wildberries буенча эксперт һәм селлер, «Гивико», «Саюри», «Суаре» рестораннарының ресторан компаниясенә нигез салучы, OpenService Идел буе рестораннарын автоматлаштыру буенча компанияне гамәлгә куючысы Ләйсән Әхмәдиева спикерлар булдылар.

Валерия Ладанова OZON маркетплейсы турында эмоциональ рәвештә сөйләде һәм эшмәкәрләрне сатуга этәрде. Семинарда һәркем файдалана ала торган инструментларны куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аларның һәрберсе нәрсә белән файдалы, үзмәшгульләргә ничек сатарга, OZONга ничек дөрес итеп  товарлар өстәргә  һәм киң таралган хаталар турында аңлаттылар. Валерия Ладанова үз чыгышында кайбер серләрне ачты, шулай ук тамашачыларны бизнес турындагы китаплар белән таныштырды.

Тагын бер спикер-Wildberriesта эшләү тәҗрибәсе турында  Ләйсән Әхмәдиева сөйләде, үз хаталарын да әйтте. Бөтен эшмәкәр дә үз хаталары турында сөйләргә атлыгып тормый.  

Мондый кейслар яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итә. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эш башлаучы һәм эшләп килүче интернет-сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен мондый белем бирү чараларына Әлмәттә ихтыяҗ зур. Эшкуарлык буенча соңгы укыту семинары түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса