Иҗтимагый совет яңарды
Узган атнада Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының зур залында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды.
Анда «2021 елда җир-милек мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты эше турында мәгълүмат» дигән темага доклад белән Әлмәт муниципаль районы җир-милек мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты вәкиле Ленар Җиһангиров чыгыш ясады.
Утырышның көн тәртибенә шулай ук «2020-2024 елларда Әлмәт муниципаль районы Иҗтимагый советы составына үзгәрешләр кертү турында»гы мәсьәлә дә кертелгән иде.
«Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Иҗтимагый советы турында положение» нигезендә, Әлмәт муниципаль районы башлыгы карары һәм район Советы карары белән район Иҗтимагый советының яңа әгъзалары расланды. Аларның вәкаләтлелек срогы дүрт елга исәпләнгән.
Иҗтимагый советның яңа әгъзалары итеп Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин һәм «Новая жизнь» Хәйрия фонды директоры Вита Гатауллина сайланды.
Утырыш азагында Әлмәт муниципаль районы Иҗ-тимагый советы рәисе Рушания Нәҗметдинова со-ветның яңа әгъзаларына таныклыклар тапшырды һәм алга таба бергә-бергә нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа