Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы Рәисе әлмәтлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды

...

. ТР Президенты Указы белән нефть сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше өчен «ӘлмәтРемСервис» предприятиесе машинисты Игорь Максимов «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале, 16 нчы мәктәп укытучысы Камил Сәмигуллин Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнделәр.

Мактаулы исемнәр. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Әлмәт политехник техникумы директоры Илдар Баһмановка «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә 1 нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Гөлшат Насыйбуллина лаек булды.

Рәхмәт хаты. Әлмәт үзәк район хастаханәсенең 1 нче терапия бүлеге табиб-кардиологы Лилия Нургатина, 37 нче «Әкият» балалар бакчасы укытучы-логопеды Раиса Попова, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ тракторчысы Николай Яковлев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса