Әлмәттә район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясе булды
Сессиядә район советының 9 һәм шәһәр советының 2 мәсьәләсе каралды.
28 февральдә Әлмәттә район Советының чираттан тыш берләштерелгән сессиясе һәм видеоконференцэлемтә режимында шәһәр Советы утырышы булды.
Район башлыгы Тимур Нагуманов рәислегендә узган сессия эшендә шәһәр прокуроры, шәһәр суды рәисе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге башлыгы, Совет, Башкарма комитетның җитәкче составы, палаталар рәисләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Районның аерым авыл җирлекләренең генераль планнарын әзерләү кирәклеге турында район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев сөйләде. Шәһәр төзелеше законнары белән хәзер үсеш планнары булмаган җирлекләрдә, районның территориаль планлаштыру схемасына үзгәрешләр кертү юлы белән, гадиләштерелгән форматта карарлар кабул итәргә мөмкин, дип билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Әлмәт шәһәре территориаль иҗтимагый үзидарәсен оештыру тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турындагы мәгълүмат белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков таныштырды.
«Муниципаль милекне түләүсез файдалануга тапшыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау турында» гы чираттагы проект буенча җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитеты рәисе Илвира Пузырева чыгыш ясады.
Көн тәртибендә шулай ук Совет һәм Башкарма комитет структурасындагы үзгәрешләр белән бәйле 3 карар проекты торды. Бу хакта район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова хәбәр итте.
«Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт муниципаль районы буенча бүлегенең кадрлар эше турында» гомуми доклад белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге башлыгы Айрат Баһаветдинов чыгыш ясады. Ул кадрлар җитмәү темасына да кагылды. Эчке эшләр органнары хөкем ителмәгән, үзләренең шәхси, мораль, эшлекле сыйфатлары һәм сәламәтлеге буенча җаваплы, Эчке эшләр органнарына йөкләнгән бурычларны үтәргә сәләтле Россия Федерациясе гражданнарын хезмәткә чакыра. Хезмәткә 18 яше тулган гражданнар керә ала.
Гади һәм кече җитәкче состав өчен тотрыклы хезмәт хакы 30 мең сумнан башлап, урта башлангыч состав өчен 25 мең сумнан башлап каралган. Карьера үсеше, кием – салым белән тәэмин итү, социаль гарантияләр һәм ташламалар, дәүләт пенсия белән тәэмин итү-боларның барысы да эчке эшләр министрлыгы бүлеге тәкъдим итә. Бушлай югары һөнәри белем һәм урта һөнәри белем алу мөмкинлеге, көндезге һәм читтән торып уку формасында Россия Эчке эшләр министрлыгы уку йортларында төп эшчәнлектән аерылмыйча гына бар.
Кандидатлар Россия Федерациясенең дәүләт телен белергә, үзләренең шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлеге торышы буенча Эчке эшләр органнары хезмәткәренең хезмәт вазифаларын башкарырга сәләтле булырга тиеш.
Тавыш бирү процедурасы нәтиҗәләре буенча карарлар проектлары депутатлар тарафыннан хупланды. Онлайн-утырышны тәмамлап, район башлыгы Тимур Нагуманов депутатлар корпусына җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа