Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нефть эшеннән тәм табалар

«Хатын-кызлар - һәр коллективның яме, бизәге», дип саный «Татнефть-Добыча» СП «Елховнефть» идарәсенең ЦКППН начальнигы Марат Вәлиев.

Аның кул астында 130 хатын-кыз эшли. Арада газ җыю буенча операторлар да бар. Бу авыр һәм җаваплы хезмәт, әмма, ЦКППНның гүзәл затлары фикеренчә, монда алар үзләрен таба алганнар, ә иң мөһиме - үз эшләрен нык яраталар.

15 ел сәүдә өлкәсендә эшләгән Ильмира Алиевага бервакыт дус кызы үз көчен башка урында сынап карарга тәкъдим итә.

- Бина эчендә эшләргә яратмавымны белә иде ул, шуңа миңа саф һавада эшли торган һөнәр тәкъдим итте. Шулай итеп газ җыю буенча оператор булып киттем. Бер ай укыгач таныклык бирделәр дә, үз вазифаларыма керештем. Нәтиҗәдә биредә 9 ел эшлим инде, - дип искә ала ул.

Ильмира эшенең барыннан да бигрәк табигать хозурында булуына сөенә. Сөйләвенә караганда, эш урынына чыгуга аның кәефе шундук яхшырып китә икән. Ханым өенә рухланып-илһамланып кайта һәм уңай энергиясен якыннары - ире, 25 яшьлек кызы, 13 яшьлек улы һәм дүрт яшьлек оныгы белән бик теләп ур-таклаша.

Алсу Салихова да бирегә очраклы рәвештә килеп эләккән. Балачактан ук җи-наятьчеләрне тотарга хыялланган кыз җинаять-хокук белгечлеге буенча юридик белем дә алган булган. Кызганычка каршы, хокук саклау органнарына урнаша алмаган. Шулвакыт танышы аңа ЦКППНда эш тәкъдим иткән.

- Мине эшкә алдылар һәм барысына да өйрәттеләр, тик баштарак авыр булды. Көн саен, һава торышы нинди булуга карамастан, 10-12 километр үтеп, газүткәргечне тикшереп чыгарга кирәк. Әмма тырыш, җаваплы хез-мәткәр булсаң, җил дә, буран да комачауламый, - дип билгеләп үтә Алсу.

Аның фикеренчә, газ җыю буенча оператор һөнәре аңа бик тә туры килә. Тик, биредә инде беренче генә елын эшләмәвенә карамастан, ул һаман да юриспруденциягә тартыла. Төп хезмәтенә өс-тәмә рәвештә профкомда казначей һәм хезмәтне саклау буенча уполномоченный булуы гына аның бу ихтыяҗын сүрелдерә төшә. Бу вазифаларны үтәүгә күп вакыт һәм көч таләп ителсә дә, Алсу беренче чиратта хатын-кыз булуын онытмый. Ул кияүдә, алты яшьлек кызлары бар, шуңа күрә көчле рухлы хезмәткәр өенә кайтуга кайгыртучан тормыш иптәшенә һәм әнигә әверелә.

Татьяна Ларионованың әлегә гаиләсе юк. Кыз буш вакытларын актив үткә-рүне хуп күрә: «Нефтьче» Мәдәният сарае коллек-тивларының берсендә җырлый, йөгерү, сноуборд белән шөгыльләнә. Тик Татьяна ял көннәрендә һәм кичләрен генә җырчы һәм спортчы, ә эш көннәрендә ул газ җыю буенча оператор һәм хезмәтне саклау буенча уполномоченный. Кыз үз участогында көн саен газүткәргечкә һәм анда урнашкан объектларга хезмәт күрсәтә, өзеклекләр һәм законсыз тоташулар булмавын, җиһазларның эшкә яраклылыгын күзәтә.

- Эшем мавыктыргыч. Кайчагында һава шартлары гына көйсезрәк була булуын, әмма бу мине һич кенә дә куркытмый. Безгә салкыннан да, җилдән дә яхшы саклый торган униформа бирәләр, - ди Татьяна.

Быел кыз «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» республика бәйгесендә катнашып, «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә җиңүче булып танылды.

Ә менә Башкортстаннан Әлмәткә килгән Алсу Саттарова үз һөнәрендә тәүге адымнарын гына ясый әле. Кызга нибары 22 яшь. ЦКППНга эшкә урнашканчы ул Октябрьскийда нефть көллиятен тәмамлаган. Хәзер эшләү белән беррәттән Алсу Әлмәт дәүләт нефть институтының кичке бүлегендә «Нефть-газ эше» белгечлеге буенча белем ала. Эш белән укуны берләштерү җиңелләрдән булмаса да, кыз кыенлыклардан курыкмый.

- Барысына да өлгерү өчен үз алдыңа максат кую кирәк. Минем максатым бар, мин һәрвакыт тормышымны нефть тармагы белән бәйләргә теләдем. Ә эш укуымда ярдәмче генә. Биредә мин һөнәри күнекмәләр алам һәм барлык процессларны тагын да яхшырак аңлый башлыйм. Бу тәҗрибә дәрестә җавап бирүне җиңеләйтә, - ди Алсу.

Эше тыгыз булуга карамастан, студент кыз үзе өчен дә вакыт таба. Ял көннәрендә дуслары белән очраша, театрга, кинога һәм фитнеска йөри - яңа эш атнасы алдыннан көч туплый. Ә эш көннәрендә аңа нәфис яшь кыздан, нәкъ шигырьдәгечә, чабып барган атны туктата һәм янган йортка керә ала торган көчле рухлы хатын-кызга әверелергә туры килә.

 

 

 

 

 

Марат ВӘЛИЕВ, «Татнефть-Добыча» СП «Елховнефть» идарәсенең ЦКППН начальнигы:

- Кадерле коллегаларым! Язның тәүге

бәйрәме - 8 Март белән тәбрик итеп, сезгә җылы һәм кояшлы көннәр, күңелле очрашулар һәм шатлыклы мизгелләр телисем килә. Кәефегез һәрвакыт күтәренке булсын, вак-төякләргә дә сөенә белегез, әйләнә-тирәдәгеләргә елмаю бүләк итегез. Хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек һәм озак елларга җитәрлек сәламәтлек телим. Сездән башка безнең цех күңелсез, караңгы, шыксыз дөньяга әверелер иде, шуңа сезнең безнең белән янәшә булуыгызга чын күңелдән шатбыз! Һәрвакыт шундый гүзәл булып калыгыз һәм бәхетле булыгыз!

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса