Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңа форматта узачак

Ярминкә атна саен ял көннәрендә үткәреләчәк.

 Әлмәттә шәһәр һәм районда якындагы шимбәдә, 19 мартта башланачак авыл хуҗалыгы ярминкәләренең яңа форматы эшләнә.

«Хәзер без ихтыяҗ зуррак булган өстәмә продуктлар кертү темасын тикшерәбез. Бу — бәрәңге, ит, сөт, йомырка һәм, әлбәттә, шикәр комы», — дип хәбәр итте туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов. 

Аның сүзләренчә, ярминкә  атна саен ял көннәрендә үткәреләчәк.

«Без бүген сатучылар, Татарстанның зур челтәрләре, шул исәптән җитештерүчеләр белән аралаштык. Аларның берсе дә билгеле бер товарларга ниндидер кытлык бар дип әйтми», — диде район башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса