Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Әлмәттә нинди яңа җәмәгать урыннары, яңа йортлар барлыкка киләчәк?

Озак тәнәфестән соң Әлмәт шәһәр төзелеше Советы үз эшен яңартылган форматта башлап җибәрде.

Бүген аның 2022 елда беренче утырышы булды. Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм шәһәр Советы әгъзалары шәһәрне төзекләндерүгә кагылышлы унике мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

Шулай ук ZOOM буенча экспертлар – Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов һәм Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина чакырылган иде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Марат Гыйрфанов Әлмәт шәһәренең үсеш стратегиясе белән таныштырды. Бүген нефть шәһәре уңайлы, компактлы, имин шәһәр булып тора.

Эшкә яраклы халыкның 70% ы  халыкка хезмәт күрсәтүче сервисларда, тармакларда һәм 30% ы гына җитештерү юнәлешләре белән шөгыльләнә.

Ул аудиторияне киләсе 20 елга планнар һәм 2040 елда шәһәрнең тышкы кыяфәте белән җентекләп таныштырды

Шулай ук очрашу барышында Марат Гыйрфанов шәһәр төзелеше советының хәзерге составын тәкъдим итте, аның нигезләмәләре белән таныштырды һәм 2022 елга эш планнары турында сөйләде.

Әлмәтнең баш архитекторы Антон Севастьянов 2022 елда расланган 12  социаль һәм торак проектларын тәкъдим итте.

Тиздән Әлмәтнең "Горький" мәдәният йорты эчке яктан яңартылачак. Антон Севастьянов яңа иҗтимагый үзәк теләсә кайсы яшьтәге шәһәр кешеләренең ялын оештыру өчен күп функцияле заманча урынга  әвереләчәк, дип сөйләде. 

Радищев урамындагы торак йорт реконструкцияләнәчәк.

Шулай ук сүз район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзү һәм район үзәк хастаханәсенең үз бинасын реконструкцияләү турында да барды. Планлаштыру буенча беренче катта - карау һәм процедура кабинетлары, икенче катта - операция һәм реанимация, өченче катта-кабинетлар һәм резерв мәйданнар булачак.

Элеккеге муниципаль институтны реконструкцияләү буенча эш бара. М. Җәлил урамы буенча урнашкан бина гадәти булмаган түгәрәк һәм ярымтүгәрәк тәрәзәләр һәм пластилин, фломастер һәм карандашларны хәтерләтүче якты элементлары булган 1-нче номерлы сәнгать мәктәбе булачак.

Анда уку сыйныфлары, административ кабинетлар һәм иҗтимагый зоналар урнашачак.

Картиналар галереясе бинасы Нефтьчеләр урамында — музыка көллияте янындагы бушлыкта барлыкка киләчәк. Галереядә күргәзмәләр узачак, балалар өчен түгәрәкләр эшләячәк. Шунда ук ресторан булачак, булачак бинаның түбәсе җәяү йөрү өчен ачык мәйданчык булачак.

Алсу микрорайонындагы «Адымнар» полилингваль мәктәбе үз ишекләрен бу елның сентябрендә ачачак. Полилингваль комплекслар инде Казанда, Алабугада, Яр Чаллыда һәм Актанышта эшли. Аны төзү типлаштырылган проект буенча бара.

Аннары Антон Севастьянов торак йортлар төзелеше турында җентекләп сөйләде. Болар-Яшьлек микрорайонындагы озак төзелгән урында ике йорт, М.Җәлил урамы буенча йорт, Төзүчеләр проспекты буенча өч башнядан торган торак комплекс, Алсу микрорайонында 9 катлы кирпеч йорт, Гафиятуллин урамы буенча өч күпфатирлы башня. Әлеге йортларда җир асты парковкалары һәм коммерцияле беренче катлар каралган.

Үзенең чыгышын Әлмәт архитекторы "Кванториум" төзүне дәвам итү турында тәмамлады. Биредә шулай ук квантлар һәм квадрокоптерлар белән эшләү өчен эксперименталь мәйданчык булачак.

Район башлыгы Тимур Нагуманов Совет эшенә йомгак ясады: "Марат Нилович билгеләп үткәнчә, шәһәребез сыйфат ягыннан гына түгел, ә сан ягыннан да үсәргә тиеш. Әмма безнең шәһәрнең үзенчәлеге бар.  Шәһәребезнең нефть башкаласы булуы үз үзенчәлеген өсти. Шуңа күрә киләчәктә үсеш шәһәр эчендә дәвам итәргә тиеш. Без барыбыз да үсеш юлларын аңласак иде".

Очрашу ахырында Марат Гыйрфанов шәһәр төзелеше советының утырыш эшен квартал саен алып барачагын ассызыклады.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса