Монополиягә каршы хезмәт офис кәгазенең бәясе арту сәбәпләрен тикшерә
Монополиягә каршы законнарны бозу очраклары һәм кайбер сатучыларның бәяләрне арттыруы ачыкланса, тиешле чаралар күреләчәк.
Монополиягә каршы федераль хезмәт офис кәгазенең бәясе арту нигезлеме-түгелме икәнен тикшерәчәк. Бу хакта ведомство үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
«Гражданнардан килгән күпсанлы шикаятьләр фонында Монополиягә каршы хезмәт кәгазь җитештерүчеләрдән тикшерү өчен кирәкле мәгълүмат сорады», — диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, монополиягә каршы законнарны бозу очраклары һәм кайбер сатучыларның бәяләрне арттыруы ачыкланса, тиешле чаралар күреләчәк.
Элегрәк Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында илдә офис кәгазенә кытлык булмаячак, кәгазь белән тәэмин итү бер атна эчендә тотрыклы төс алачак дип белдергәннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа