Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

24 март көнне «Нефтьче» мәдәният сараенда көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды.

 Район башлыгы Тимур Нагуманов шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады.

"Сезнең эш үзенчәлеге шундый ки, сез аны яхшырак башкарган саен, кешеләр моны азрак сизә. Кызганычка каршы, алар сезнең хезмәтегезгә кайдадыр проблемалар килеп чыкканда гына игътибар итә башлый. Хезмәтегезне яхшы башкаргач, халык барысы да шулай булырга тиеш дип кабул итә. Бөтен Әлмәт исеменнән даими катлаулы, җаваплы,ышанычлы һәм мөһим хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Эштә һәрвакыт позитив булуын, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетүегезне, проблемалар белән азрак очрашуыгызны телисе килә", - дип теләде Тимур Дмитриевич.

Алдынгы хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен үстерү аеруча актуаль тема булып кала. Узган елда гына да 37 торак йортка капиталь ремонт ясалган, 6 лифт алмаштырылган.  2008 елдан 672 торак йорт ремонтланган. 100 меңнән артык кешенең яшәү шартлары яхшыртылган.

«Безнең ишегалды» президент республика программасы ярдәмендә, 2021 елда 186 торак йортны колачлап, 93 ишегалды территориясе үзгәртелгән. «Татнефть» ярдәме белән, «Минем яраткан ишегалды» программасы кысаларында, күп фатирлы торак йортлар территориясендә 140 балалар уен мәйданчыгы, 17 балалар уен комплексы урнаштырылган.

Чара концерт программасы белән дәвам итте. Шәһәр һәм районның  иҗат коллективлары үзләренең музыкаль бүләкләрен яңгыратты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса