Әлмәттә кризиска каршы штаб кече һәм урта бизнес тикшерүенә мораторий кертү турында фикер алышты
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов икътисадны тотрыклы үстерү өчен кризиска каршы штаб үткәрде.
Район башлыгы үзенең телеграм каналында хәбәр иткәнчә, кече һәм урта бизнес тикшерүләрен үткәрүгә мораторий кертү эшмәкәрләр белән очрашуның төп темасы булды.
"Закон да үтәлергә, әмма бизнес та зыян күрмәскә тиеш — бу безнең максат", — дип билгеләп үтте Нагуманов.
Шулай ук кешеләрнең сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаучы мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады. Әйтик, күптән түгел Әлмәттә кибетләрнең элмә такталарын тикшерү узды. "Әгәр элмә такта ватылган икән, бу - штраф. Тик контролерлар шунда ук штраф квитанциясен язмыйлар, ә тыныч кына дөрес эшләү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаталар", - дип белдерде Тимур Нагуманов.
Очрашуның төп өлешеннән соң барлык теләүчеләр дә дәүләт һәм контрольлек итүче органнар вәкилләренә килеп, барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр алдылар.
Әлмәттә кече һәм урта эшмәкәрлек белән эшләү буенча оператив штаб үз эшен дәвам итә, кайнар линия телефоны: 8(8553) 39-01-09.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа