Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында катнашучының туганнарына дәүләт бүләге турында таныклык тапшырдылар

Без инде Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек, ә сугыш үзе турында искә төшерүен дәвам итә.

Бүгенге көнгә кадәр сугышчан медальләр һәм орденнар үз геройларын табалар. Хәзер  аларны фронтовикларның балалары, оныклары, туганнары ала. Чөнки солдатлар үзләре исән түгел инде.

Бүген Людмила Даниловна Березова өчен зур вакыйга булды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов аңа бертуган абыйсы Георгий Данилович Зверевның дәүләт бүләге – «Батырлык өчен» медален тапшырды. Георгий Зверевның гомере 1943 елда өзелә.

"Кызганычка каршы, бу бүләк үзе исән чагында тапшырылмаган. Кызганычка каршы, абыегыз безнең арада юк,әмма аның батырлыгы аркасында без хәзер яшибез.Сезгә зур рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек телим", - дип мөрәҗәгать итте Тимур Дмитриевич Людмила Даниловнага.

Людмила Даниловна үзе дә сугыш елларында армия сафларында хезмәт итә. "Анда 4 ел, 2 ай һәм 19 көн булдым. Сугыш авырлыкларын кичердем, әмма тормыш сөюемне югалтмадым",- ди Людмила Даниловна.

Людмила Даниловнаны котларга ветераннар Советы, хәрби комиссариат һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре дә килгән иде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса