Әлмәт татары йоклаган гынамы, әллә үлгәнме?
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы узды, хисап ясалды, матур гына нәтиҗәләр дә чыгарылды.
Мактау кәгазьләре дә, бүләкләр алучылар да булгандыр.
Әлбәттә, күрше Лениногорск егете Тәлгать Хөснетди-новның шикаятьләре нәти-җәсендә шактый гына алтакталардагы хаталар төзәтелде, тәрҗемә ителде. Ул «малай» хакимиятне ярыйсы гына селкетеп алды. «Икенче айда фәлән урамнарны тикшерә» дип әллә ничә утырыш уздырдылар. Билгеле, нәтиҗәсе булмый калмады. Тик тынычланырга иртәрәк. Андый тикшерү һәм халык контроленә фотофактлар җибәрү быел тагын башланды. Тәлгать тик тора торган егет түгел. Быел да яхшы бүләк вәгъдә итәләр.
Әйе, тел мәсьәләсе шактый четерекле әйбер. Әле күптән түгел интернет челтәрендә район хакимиятләренең рәсми сайтларын ике телдә алып баруларына күзәтү ясаганнар иде. Безнең районда барлык рәсми эш кәгазьләренең ике телдә камил алып барылуы, сайттагы хәбәрләрнең дә тел турындагы законнарны үтәве әйтелгән һәм ул алдынгылар исемлегендә иде. Начар түгел бит. Ә хакимияттә синең «исәнмесез» диюеңә «здрасьте» дип әйтүләре икенче мәсьәлә. Документка бит ул теркәлми.
Теге атнада гына Татарстан Мәгариф министрлыгы Әлмәт районын татар теле укытуның торышы буенча тәнкыйтькә тотты. Югыйсә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәрвакыт ниндидер чаралар, ачык дәресләр булып тора. Бу хакта ачыклык кертүен сорап, без мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирена Җиһаншинага мөрәҗәгать иттек.
- Әлеге тәнкыйть балаларны татар классларына җәлеп итү, аның азлыгы буенча. Әти-әниләр татар классларына балаларын бирәсе килми. Шуңа күрә әлеге күрсәткеч 31% кына. Ә балалар бакчаларында әлеге күрсәткеч 64% тәшкил итә. Тик ата-аналар балаларын татар сыйныфларына бирергә бик атлыгып тормыйлар шул, - диде Сирена Максутовна.
Сүз дә юк, әлеге ханымны берәү дә эшләми дип әйтмәс. Нинди милли мәсь-әләләр бар, хакимият үзе өстендәгеләрне дә аңа куша, аннан сорый.
Әйе, бүген статистика заманы. Димәк, статистика бу юлы дөрес булган. Тик шунысы бар, 31% «охват»ның да нәтиҗәләре, күрсәткечләре чын мәгънәсендә 100% булырга да мөмкин. Никтер бу турыда бик уйланмыйлар. Әгәр дә балалар бакчасы 64% бирә һәм балалар татар төркемнәреннән икән, ник мәктәпкә кергәндә әти-әни баласын татар сыйныфына бирми? Сәбәп нәрсәдә? Гомуми күзәтү ясасаң, һәркем нәрсәдер эшли, тик тормый. Бигрәк тә балалар бакчаларында. Ә укуга килеп терәлгәч, тәрбиячеләрнең тырышлыгы юкка чыга. Әйе, кемдер, бакчада татар тәрбиясе алгач, нигезе салынгач, алга таба онытмый, дияр. Бик килешеп бетмәс идем. Урыс мохитында рус телендә аралашкан бала барыбер башка. Гомер буе татар мәктәбе булган иң зур Габдрахман мәктәбе дә урыс телендә белем бирә.
30 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Адымнар» мәктәбендә булырга туры килде. Сөйләшүдә язучылар, журналистлар, депутатлар, татар җәмәгатьчелеге һәм Чаллы шәһәре мэриясе башкарма комитеты урынбасары Рамил Хәлимов та катнашты. Үзенең чыгышында ул нәкъ менә мәктәпләрдә татар телен укытуга тукталды.
- 1990 елларда матур статистика бирдек, процент кудык, рейтингта алга чыгарга тырыштык. Ә ник соң бүген шул укучылар үз балаларын татарча укытырга теләми? Димәк, статистика артыннан куып, аның эчендә нәрсә кайнаганы берәүгә дә кирәк булмаган. Сыйныф бармы? Бар. Отчет бирелгәнме? Бирелгән. Рейтинг югарымы? Югары. Бу бүген дә шулайрак кебек. Татар сыйныфы ачабыз да урыс телендә укытабыз. Тикшергән вакытта аларның аралашу дәрәҗәсен бәяләргә иде. Һәр мәктәптә татар сыйныфлары булдыруны мәгариф идарәсе җитәкчеләреннән таләп итәргә. Депутат буларак сез менә шул мәсьәләләрне хәл итсәгез иде, - диде ул Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаевка.
Моны шәһәрнең башкарма комитеты вәкиле сөйли. Чип-чиста, саф татар телендә. Әле алар татар теленә, мәгарифенә, мәдәниятенә караган мәсьәләләрне җыелып хәл итү өчен махсус бер татар үзәге булуын телиләр. Мин кызыгып утырдым. Безнең хакимияттә дә татар җанлы, татар теле, мәдәнияте, мәгарифе өчен борчылучы берәр түрә булырмы икән?!
Әлбәттә, әлмәтлеләр дә эшли. Тик һәркем аерым. Безгә берләшү җитми. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә әле бу көннәрдә дә «Татар малае», «Татар кызы» бәйгеләре бара. Әзерләнәләр, матур итеп үткәрәләр. Ә ник аны шәһәр, район күләмендә татар милләтенең, теленең дәрәҗәсен күрсәтерлек, милләтемә торырлык итеп, җиңүче егет-кызга соңгы модель айфон бүләк итеп үткәрмибез? Без бит бай район саналабыз. Ник татарга калгач акча юк? Ә моның өчен кулында «власть таягы» булган шәһәр хакимиятендә милли җанлы урынбасар кирәк. Ә ул юк. Ялган статистика бирәбез дә шулай яшибез. Җиңел бит.
Икенче мәсьәлә, ул ата-аналарда телебезгә карата мәхәббәт уяту, телне яраттыру. Бүген баласына татар теленнән биргән өй эшен ата-анасы эшли алмыйча, аңламыйча иза чигә. Безнең мәгариф үзе дә шулай биздермиме? Бәлки әти-әниләр яратып, балаларының татар теленә өйрәнгәннәренә риза булып торган укытучыдан осталыкка өйрәнергәдер? Шәһәрдә бит андыйлар да бар.
Әлеге очрашуда кузгатылган тагын бер нәрсә белән килешми мөмкин түгел. Балаларның татар телендәге язма иҗади конкурсларга җибәргән эшләре турында. Чөнки бу эшләрнең шактыен укытучы апалар яза. Алар шундый тынгысыз затлар инде. Баланың аз гына карап чыгарга дип алган эшен, түземлекләре беткәч, тоталар да үзләре язып бирәләр. Ә жюрида утыручылар, сөйләшкәндә татарча җөмләсенең «атасы-анасы булмаган» бу баланың шул дәрәҗәдә камил иҗат итүенә исләре китеп «сок-ланалар». Иҗат ул баланыкы булсын, балаларча булсын иде. Тик һаман да шул былтыргы «А» - рейтинг һәм отчет.
Чаллыда Мәгариф министрлыгыннан чыккан хат нигезендә инде хакимият югарылыгында, билгеле, сөйләшү булган. Ә бездә әле нидер көтәләр, селкенмиләр. Әлбәттә, сөйләшүнең нәти-җәсен күзалларга мөмкин - нәрсәдер эшләргә тырышып йөргән «милли бүлек»кә «рәхмәт» сүзләре. Һәм шуннан соң югарыдагылар яңадан уңай үзгәрешләр көтәчәк.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа