Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырыгалдарлар кабат «тозак» кора

Заманча технологияләр куллану эшебезне җиңеләйтә, элемтәдә, түләүләрдә яңадан-яңа мөмкинлекләр ача. Тик шул ук вакытта әлеге уңайлыкларны мошенниклар үз максатларында бик оста куллана башладылар.

Әлмәтлеләр арасында мошенниклар «ятьмәсенә» эләгүчеләр саны һаман да кимеми.

 

Бу үз чиратында хокук саклау органнары хезмәткәрләрен борчылырга мәҗбүр итә. Нишлисең инде, яшерен-батырын түгел, безнең халык бик ышанучан бит. Күпме генә кисәтеп, «уяу булыгыз!» дип торуга карамастан, әле дә булса алдакчыларның «тозакларына» эләгә торалар.

 

Әйтергә кирәк, соңгы вакытта кырыгалдарлар аеруча аздылар. Кеше ышанырлык нинди схемалар кулланып эш итәләр соң бу мошенник-лар һәм алар корган «тозакка» ничек эләкмәскә? Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Айрат Илшат улы Баһауов аңлатма бирде.

- Элемтә һәм интернет челтәрен кулланып гражданнарның банк карталарыннан дистанцион рәвештә акчаларын урлау очраклары аеруча артты. Узган елда гына да мондый 626 очрак теркәлгән иде. Ләкин шуны да ассызыклап узасым килә, әлеге төр җинаятьләрне ачу нәтиҗәләре буенча Әлмәт беренчеләр рәтендә. Үткән елда 84 аферист җаваплылыкка тартылды. Ә менә 2020 елда исә бары тик 25 мошенникны гына ачыклый алдык. Мондый төр җинаятьләрне ачу бик кыен, безнең хезмәткәрләргә даими рәвештә ил буйлап командировкаларга чыгып китәргә туры килә. Хәтерегездә булса, телефон мошенниклары 2006-2007 елларда аеруча азганнар иде. Бу җинаять белән төрмәдә утыручылар шөгыльләнде. Алдау схемасы күпчелек өлкән яшьтәгеләргә карата юнәлтелгән булса, хәзер инде яшькә дә, социаль катлауга да карап тору юк. Әйтергә кирәк, мошенниклар бик нык остардылар - акча күчерүнең катлаулы схемаларын, IP-телефонияне, ялган номерларны бик шома кулланалар. Аларны ачыклар өчен безнең техник мөмкинлекләр җи-тенкерәми. Чит ил номерларыннан бик еш шалтыраталар. Украинада махсус операция башланганнан соң телефон мошенниклары белән бәйле шалтыратулар аеруча күбәйде. Алдауларга бирелмәс өчен гражданнарга бүген аеруча уяу булырга кирәк. Интернет аша сату-алу эшләре алып барганда аерым игътибарлылык сорала. Узган елны без шундый төр 114 фактны ачыкладык. Әлмәтлеләрне кабат кисәтеп, чит-ят кешеләргә картагыздагы мәгълүматларны хәбәр итмәскә, алдан товарның бер өлешен түләүгә ризалашмаска, «ялган банк хезмәткәрләре» сүзенә колак салмаска кирәклеген искәртәбез. Картагызны югалткан очракта аны мөмкин кадәр тиз арада блокировкалау зарур. Үткән елны гына югалган карталардан акча урлауның 63 очрагы теркәлде. Шуларның 47 сен ачыкладык. Гомумән әйткәндә, нинди дә булса шикле кеше билгесез номердан шалтырата икән, телефоныгызны алмагыз. Алгансыз икән, ул әйткән мәгълүматтан соң сөйләшүне туктатыгыз, телефоныгызны басып куегыз. Аеруча «куркынычсызлык службасы», «хокук саклау органы хезмәткәре» дип әйтүчеләр булса, шулай эшләргә кирәк. Сез кирәк булсагыз, хокук саклау органнары повестка белән чакырта, алар беркайчан да телефоннан сораштыру уздырмый.
 

 

 

Мошенниклар корбаны булмас өчен түбәндәге киңәшләргә колак салырга, шуларны үтәргә киңәш итәбез:

 

lИң мөһиме - паникага бирелмәскә!

lХәбәргә ышанганчы, аны тикшергәнче, бер тиен дә акча күчермәскә.

lӘгәр аккаунтыгызны ватсалар, тиз арада социаль челтәрдә барлык па-рольләрегезне алышты-рыгыз.

lПаролегез гади, әйтик, рәттән килгән саннар, туган ел, исем форматында бул-масын!

lҮзегезнең сәхифәгездә дусларыгызны тынычландыручы пост урнаш-тырыгыз, хәбәрнең ялган булуын әйтегез һәм алар-ның аккаунтлары да кур-кыныч астында булуы турында кисәтегез һәм  репост ясауларын үтенегез.

l Социаль челтәрдәге сәхи-фәдә икеләтә код куярга киңәш ителә.

lПарольне еш алыштырып тору куркынычсызлыкны арттыра. Социаль челтәрдә, электрон почтада һәм сайтлардагы аккаунтларда парольләрнең төрле булуы кирәк.

lИке факторлы аутентификация көйләгез. Ул сезнең аккаунтка телефон номерын яки электрон почтаны расламый торып, таныш булмаган җайланмадан керү мөм-кинлеге бирмәячәк.

 

 

Резеда Исмәгыйлова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса