Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юллар кабат ремонт көтә

Язлар җитеп, карлар эри башлау белән шәһәребез юлларындагы чокырларның шактый булуы, асфальтта да суның күп булып җыелып торуын күзәтергә була.

Бу инде юлларга ремонтның тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәвен, яңгыр сулары агарга тиешле канализацияләрнең эшләмәвен яки тыгылган булуын дәлилли. Бер караганда шәһәр юллар идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан көндәлек режимда туктаусыз эш алып барыла.

Предприятие калабыз урамнарыннан март аенда гына шыплап тутырылган 300 ләп Камаз машинасы күләмендә кар чыгарып түккән.

«Шәһәр автомобиль юллары идарәсе» предприятиесе җитәкчелеге чокыр ремонтының инде мартка аяк басу белән үк башланып киткән булуын хәбәр итте. Бүгенге көндә Төзүчеләр проспекты, Риза Фәхретдин, Чернышевский, Зифа Балакина, Радищев, Девонская, Лермонтов, Муса Җәлил, Ленин, Шевченко, Невский, Кол Гали, Базовая, Почтовая, Индустриальная, Шоссейная урамнары, Изаил Зарипов проспекты юлларындагы чокырлар коеп ясалган асфальт белән ямап чыгылган.

Белгечләр билгеләп үт-кәнчә, коеп ясалган асфальт гадәтиеннән күпкә чыдамрак, ул суга да бирешми. Технология ремонт эшләрен һава температурасы -10 градустан алып +5 градуска кадәр булганда да алып барырга мөмкинлек бирә икән. «Коеп ясалган асфальтны юлга өстәмә әзерлексез һәм хәтта дымлы өслеккә салырга мөмкин, чөнки асфальт-бетон катнашмасының температурасы бик югары, шул рәвешле су бер мизгелдә диярлек парга әйләнә», - ди юлчылар. Юлларга чокыр ремонты май ае башына кадәр дәвам итәчәк. 

Февраль аенда, табигать уянган чорда, Әлмәт урамнарындагы агачларны формалы кисү башкарылган, тукталыш павильоннарын юу оештырылган. Быел кар аеруча мул яуганлыктан, Урсалыдагы су үткәрү торбаларын кардан арындыру даими рәвештә үткәрелеп торган. Җәмәгать урыннарындагы эскәмияләрне һәм башка кече формаларны ремонтлауда, юл кырыйларын чүп-чардан арындыруда һәм транспорт светофорлары БИСларын алыштыруда да армый-талмый хезмәт куйган юлчыларыбыз.

Әйе, башкарылган эшләр шактый, тик, кызганыч, ел да юллардагы чокырларны ямау гына тиешле нәтиҗә бирми. Сер түгел, күпчелек үзәк урамнардагы юлларны ремонтлауга өстенлек бирелә, ә менә читтәрәк булган микрорайоннардагы юллар игътибардан читтә кала. Мисал өчен, РТС микрорайонында урнашкан Восход урамындагы юл бүгенге көндә бик авыр хәлдә. Ә менә Геофизическая урамында юлларны казып ташлаганнан соң, шәһәрнең бер предприятиесе үз артыннан җирне тигезләми калдырган. Би-редәге урын сугыш вакытын хәтерләтә. Гомумән, кар эрегәч башлап, аннан соң ярты юлда ташлап калдырылган эшләр күзгә күренеп ята.

Тагын бер сорау - кыш буе тротуарлардагы һәм велосипед юлларындагы реагентлы карны машина белән чистартканда агач, куак төпләренә өеп калдыру күзәтелде. Бу үз чиратында экологик мәсьәләне дә кабыргасы белән куя. Шуңа күрә дә әлеге кимчелекләрне кисәтү һәм вакытында бетерү өчен шәһәр службаларына, шул исәптән юллар идарәсенә дә урамнар буйлап рейд ясарга киңәш итәр идек. Кызганыч, аларның күпчелеге төзеклек, куркынычсызлык дәрәҗәсе, уңайлылыгы буенча да мактанырлык түгел.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса